Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан кызы «Лучше всех!» тапшыруында Максим Галкинга курай бүләк итте

Унбер яшьлек Амелия Гатина «Беренче канал»да курайда «Әпипә» көен уйнап күрсәтте.

news_top_970_100
Казан кызы «Лучше всех!»  тапшыруында Максим Галкинга курай бүләк итте
https://pixabay.com/

Казан кызы унбер яшьлек Амелия Гатина «Беренче канал»да «Лучше всех!» тапшыруында алып баручы Максим Галкинга татар һәм башкорт музыка уен коралы — курай бүләк итте. Максим Галкин бүләкне алганнан соң, шаяртып, ахырга кадәр бу әйбер «чурчхела булыр дип өметләнгән идем», ди.

Ул бүләк ителгән уен коралында уйнарга тырышып карый һәм кайнап торган чәйнек кебек сызгыра. «Кайнап чыкты!» — ди алып баручы ахырда.

Алып баручыга ничек уйнарга кирәклеген Амелия үзе күрсәтә: курайда «Әпипә» көен уйный. «Амелия Россия күләмендә үткәрелгән конкурсларда да, халыкара бәйгеләрдә дә гел беренче-икенче урыннарга лаек була», — ди кызның залда утыручы укытучысы.

Кызчык Мәскәүнең «Яңа классика» камера оркестры белән берлектә «Узган елгы кар ява иде» мультфильмыннан композиция башкара.

Амелия әңгәмә барышында алып баручыга һәрвакыт померан шпицы токымлы көчек турында хыялланганын әйтә. Аның теләге тормышка аша — аңа померан шпицы көчеге бүләк итәләр. Амелия шатлыгыннан күз яшьләрен тыя алмый. Көчекнең яңа хуҗабикәсе аны Максим Галкин хөрмәтенә Макс дип атаячагын әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100