Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан кызы Камилә Вәлиева искиткеч чыгышы белән дөнья рекорды куйды

Камиләнең әлеге уңышларга ирешәчәге балачакта ук билгеле иде», — дип сөйләгән кызның беренче тренеры Ксения Иванова.

news_top_970_100
Казан кызы Камилә Вәлиева искиткеч чыгышы белән дөнья рекорды куйды
https://www.instagram.com/kamilavalieva26/

10 октябрь көнне татар кызы, Россия фигуристы Камилә Вәлиева Finlandia Trophy турнирында төрле программаларда туплаган очколары белән дөнья рекорды куйды. 

Камиләнең беренче тренеры Ксения Иванова укучысының уңышлары турында «Спорт.ру» га сөйләгән.

Тренеры Камиләнең инде кечкенә вакыттан ук бик сәләтле булуын билгеләп үткән. «Камилә дүрт яшендә сигез яшьлек бала кебек фикерли иде. Аның күрсәткечләре һәрвакыт яхшы булды. Камиләне әнисе кечкенәдән гимнастика, фигуралы шуу һәм балетка йөрткән. Үзен тулысынча кызына багышлаган. 

Камилә үзе дә максатына ирешүчән, җаваплы, аңлы кыз. Аның уңышларга ирешәчәге билгеле иде. Әгәр баланы дөрес итеп юнәлтсәң, билгеле бер нәтиҗәләргә ирешеп була. Без моны Камилә мисалында күрәбез. Әлеге турнирда Камиләнең дүртле сикерүне яхшы башкарачагына мин шикләнмәдем дә. Ул булдырды, аның өчен бик шатмын», — дигән ул. 

Камилә Вәлиева 2006 елның 26 апрелендә Казанда туган. Хәзер ул Россиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзе шәкерте. Тутберидзе — олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар Юлия Липницкая, Алинә Заһитова һәм Евгений Медведеваны әзерләгән тренер. Камилә Казанда үскән. Бүгенге көндә Мәскәүдә яши. 

Татар кызы Камилә юниорлар дәрәҗәсендәге Россия чемпионы. Аны хәзер үк 2022 елда Пекинда узачак Олимпия уеннарынын алтын медаль иясе дип атыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100