news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан кызы Грециядә самбо буенча дөнья чемпионатында җиңде

news_top

Казанның самбо остасы Виринея Максимова Салоники шәһәрендә (Греция) яшьләр арасында самбо буенча дөнья беренчелегендә җиңү яулаган. 65 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә кызлар арасында узган турнирда Казан спортчысы алтын медаль алган. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

2 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр үткәрелгән ярышларда төрле илләрдәге илкүләм федерация вәкилләре катнашкан.

Виринея Максимова дөньякүләм әһәмияткә ия чарада «Ракета» физик тәрбия-спорт берләшмәсе карамагындагы «Ак Барс» олимпия резервы спорт мәктәбе данын яклап чыгыш ясаган. Чемпионны ярышларга тренер Алексей Максимов әзерләде, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.

Дөнья беренчелегендә – өч яшь төркеме арасында спорт самбосы һәм юниорлар арасында сугышчан самбо төре буенча барлыгы 55 данә медаль тапшырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар