Казан кызы, Эрмитаждагы картина образында чишенеп, фотога төшкән: "Моннан да яхшырак фото була алмый"
Казан студенткасы фотога төшү өчен итальян рәссамы Помпео Борра (1898 – 1973) картинасында сурәтләнгән кыз образын сайлаган.

"Эрмитажга бүтән йөрмәскә дә була. Моннан да яхшы фото була алмый", - дип язган ул һәм твиттерга фото урнаштырган. Кызны культурасызлыкта гаеплиләр. "Эрмитаж" ул картиналар карар өчен, чишенеп фотога төшәр урын түгел", - дип язалар.
Комментарий язучылар кызга карата берәр чара күренер дип өметләнүен дә яза. Кызны матур фотография ясауга мактап язучылар да җитәрлек.
