Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан кызы Алсу Лондонның «Челси» футбол командасында уйный

«Челси» өчен беренче матчны уйнавыма сөенәм. Барыгызга да рәхмәт», - дип язган Алсу.

news_top_970_100

Лондонның «Челси» командасының сакчысы, Казанда туып-үскән Алсу Абдуллина клуб өчен беренче уеныннан соң хисләре белән уртаклашты. Ул Англия лигасы кубогында «Вест Хэм»га каршы уенда 77нче минутта чыкты. Бу турыда «Татар-информ» Россия футбол берлегенә сылтама белән яза.

«Хисләр ташый. Бу хәл минем белән булуына әле дә ышана алмыйм. Кырга чыгам дип уйлаган идемме? Чынын әйткәндә, әйе! Заявкага эләгүемә сөендем. Ләкин уйнап карыйсы килде. Беренче таймда уен безнеңчә бармады, икенче яртысында 4:1 булгач, катнашам дигән өмет барлыкка килде», — дигән Алсу. 

Алсу җанатарларына рәхмәт әйтә. Ул язманы караган, анда үзенең исемен ишеткән. 

Алсу Абдуллина Казанның «Рубин» командасында уйный иде. 2021 елның декабрендә Англиягә күчте. 2024 елның июненә кадәр «Челси» белән контракт төзеде.

«Челси» өчен беренче матчны уйнавыма сөенәм. Барыгызга да рәхмәт», дип язган Алсу инстаграмдагы сәхифәсендә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100