news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан кызы Альбина Насыйрова Дубайда халыкара мәктәп ачкан

news_top
Казан кызы Альбина Насыйрова Дубайда халыкара мәктәп ачкан
Социаль челтәр

Татарстанда халыкара полилингваль балалар бакчалары һәм «Бала-Сити» мәктәбенә нигез салучы Альбина Насыйрова Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә халыкара мәктәп ачты.

Социаль челтәрләрдә таралган видеолардан күренгәнчә, ачылышта Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашкан. Тантаналы чарада шулай ук Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов, Әмирлекләр шейхлары һәм башка мәртәбәле кунаклар булган.

Халыкара мәктәп ачылышында өч гимн, шул исәптән Татарстан гимны да яңгыраган. Бәйрәмдә татарча җырлар тагын да булган, кунаклар алдында Илназ Сафиуллин чыгыш ясаган. Бу мәктәптә Россиянең халык артисты Игорь Крутойның махсус музыка академиясе дә эшләячәк. Ачылышта ул үзе дә катнашкан.

«Бу – безнең халыкара дәрәҗәдәге беренче тәҗрибә. Бу мәктәп ачылу – тарихи мизгел. Татарстан җитәкчелеге масштаблы рәвештә фикер йөртә. Мин Универсиада елларыннан Татарстан белән тыгыз эшлим», – дигән танылган композитор.

Видеоларда күренгәнчә, мәктәптә футбол, көрәш, фигуралы шуу, хоккей һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Намаз бүлмәсе дә каралган. Гарәп теле сыйныфы да бар. Мәктәп диварларында татар бизәкләре, татар тарихын чагылдырган язмалар, рәсемнәр күренә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар