Казан кызларының һәр икенчесе «свиданиедә счетны егетләр түләргә тиеш» дип саный
Татарстан башкаласында яшәүче сораштырылган хатын-кызларның яртысына якыны (49%) беренче очрашуда исәпне ир-ат түләргә тиеш дип саный. Бу хакта «Татар-информ» карамагындагы «Мамба» сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре сөйли.
Шул ук вакытта хатын-кыз алдында ишек ачып җибәрү икенче урында торган джентльменлык ишарәсе булган. Казан хатын-кызларының өчтән бере очрашудан соң ир-атның аңа хәбәр язып, өйгә ничек кайтып җитүен сорашырга тиеш дип саный. Һәр бишенче хатын-кыз беренче очрашуга ир-ат чәчәк бәйләме белән килергә тиеш дигән фикердә.
Ир-атлар югарыда телгә алынган ишарәләрне хатын-кызларга караганда сирәгрәк атаган. Әйтик, сораштырылган Казан ир-атларының һәр өченчесе очрашуда исәпне түләргә әзер булуын белдергән, ә очрашудан соң хәбәр язуны кирәк дип һәр бишенче ир-ат санаган.