Казан кулъязма Коръәне Белоруссия мөселманнарына җибәрделәр. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Китаплар Беларусь Республикасы мәчетләренә һәм мөселман уку йортларына таратылачак.
Беларусь Республикасындагы Мөселман дини берләшмәсе мөфтие Әбү-Бәкер Шабанович мондый юмарт бүләк өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт белдерде.
«Без бу кыйммәтле басманы бик шатланып кабул итеп алдык. Югары осталык белән язылган изге мүсхәфләр безнең дин тотучылар өчен рухи яктылык чыганагы гына түгел, мөселманнар һәм Татарстан белән өзелмәс туганлык бәйләнеше символы да булачак», – ди ул.
Проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Казан – 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында гамәлгә ашырыла.