news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан кулъязма Коръәне турында китап чыкты

news_top
Казан кулъязма Коръәне турында китап чыкты
Фото: https://dumrt.ru

Кичә «Коръәне Кәрим дөнья тарихы һәм санлы чор кысаларында: кулъязма гореф-гадәтләреннән басма үрнәкләренә кадәр» XII Халыкара ислам фәнни-гамәли җыелышы кысаларында шәех Мәэмүн әр-Равиның «Казан кулъязма мүсхәфенә төпле аңлатма» дигән китабы тәкъдим ителде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Шәех Мәэмүн әр-Рави искәрткәнчә, Аллаһы Тәгалә Татарстанга һәм Россиягә дөньяда беренче булып 1803 елда Коръәннең дөрес язылышы кануннары нигезендә беренче басма Коръән бастыруны насыйп кылган. Ул Казан кулъязма мүсхәфенә югары бәя бирде һәм әлеге проектның барышы, аның дини-гыйльми үзенчәлекләре турында сөйләде.

Казан кулъязма Коръәнен әзерләү буенча Нәзарәт комисссиясе башлыгы булып, шәех әлеге мүсхәфнең хәзерге халыкара стандартлар буенча төзелүен һәм аны язганда һиҗринең беренче гасырларына караган төрле 19 Коръән нөсхәсе, шулай ук Коръәннең дөрес язылышы буенча 11 чыганак кулланылуын искәртте. Моннан тыш, Казан Коръәнен язганда төзүчеләр Ш.Мәрҗани һәм М.Бигиев хезмәтләренә таянды. Казан кулъязма Коръәне – уку һәм ятлау өчен, бигрәк тә гарәп телен белмәүчеләр өчен уңайлы.

Аерым игътибар хәрәкәләргә һәм туктау кагыйдәләренә (вакыф) бирелде. Хәрәкәләрдә татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани тәкъдим иткән тамгалар өстәлгән шәрык (мәшрикъ) системасы кулланыла. Туктау кагыйдәләре Мөхәммәд бин Тайфур әс‑Сәҗәвәнди методологиясе буенча алып барылды, тагын 10 чыганакны анализлау нигезендә төзәтмәләр кертелде.

Шәех Мәъмүн әр-Рави мүсхәфне әзерләүдә хезмәт куйган барлык кешеләргә, шул исәптән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. «Аллаһы Тәгаләдән хезмәтләребезне кабул итүен һәм Казан кулъязма мүсхәфенең бөтен ислам дөньясына таралуына фатыйха бирүен сорыйбыз», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар