Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан Кремле янында дрифт ясап йөргән егет машинасыз калган – видео

news_top_970_100
Казан Кремле янында дрифт ясап йөргән егет машинасыз калган – видео
видеодан скриншот

Казан Кремле янында дрифт ясап йөргән егетнең машинасын алганнар. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

21 яшьлек егет Казан Кремле стенасы янында «тамаша» ясый. Моны видеога төшереп торалар. Кадрларда машина йөртүче махсус рәвештә шуып борыла – дрифт ясый. Дрифтерны видеога төшерүче оператор да чак кына тәгәрмәч астына эләкми кала.

Урынга ЮХИДИ инспекторлары килә. Биредә алар «тукталыш тыела» дигән билге янында туктап торучы «Лада»ны күрә. Машинаның техник халәтен тикшергәч, руль идарәсе дөрес булмавы ачыклана. Шуннан соң машинаны «махсус стоянка»га алып китәләр, йөртүчегә протокол төзиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100