Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Коръән һәм китап мирасын саклау буенча «Сухуф» үзәгенә (Бәйрут шәһәре, Ливан) Казанның Коръән мүсхәфләре коллекциясен тапшырды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Үзәк җитәкчесе шәех Гали Хаҗим Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт хаты юллады. Коръәннәрнең Казан басмалары җыелмасына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте төрле елларда әзерләгән һәм бастырып чыгарган мүсхәфләр кергән:
- Казан мүсхәфе (2016) – халыкара стандартларга туры китереп илебездә басылып чыккан беренче Коръән;
- «Казан басмасы» репринт басмасы (2022) – ислам дөньясында беренче булып, 1803 елда дөнья күргән басма Коръәннең төп-төгәл күчермәсе;
- яңартылган «Казан басмасы» (2023) – «Казан басмасы»ның тарихи типографик оттискысыннан шул ук исемдәге уникаль компьютер шрифты нигезендә хәзерге халыкара стандартларга туры китереп әзерләнгән мүсхәф;
- Казан кулъязма Коръәне (2026).
«Сухуф» үзәгенә (Бәйрут, Ливан) шәех Гали Хаҗим Ливандагы беренче күчмә Коръән күргәзмәсе буларак нигез салган. Бүген ул – дүрт меңнән артык исемдәге китап фондыннан торган мүсхәфләрнең махсуслаштырылган зур музей-китапханәсе.