Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан консуллыгында эшләү төрек дипломатлары карьерасында ничек чагылган?

Төркиянең Казанда эшләп киткән баш консулларының күбесе бүген төрле илләрдә илче вазифасын башкара.

news_top_970_100
Казан консуллыгында эшләү төрек дипломатлары карьерасында ничек чагылган?

Татарстанның Төркия белән мөнәсәбәте 1992 елның көзендә беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Төркиягә рәсми сәфәре белән башланып китте. Ул Төркия президенты Тургут Өзал һәм премьер-министр Сөләйман Дәмирәл белән очрашты. Бу визит нәтиҗәсендә “ТАТУРОС” фирмасы аша ике ил арасында икътисади хезмәттәшлек башланды. 

Бер елдан соң илләрнең мәгариф министрлыклары арасында студентлар алмашы буенча килешү төзелде. Татарстан-Төркия арасындагы иң җитди рәсми килешү 1995 елның 22 маенда Татарстан премьер-министры Фәрит Мөхәммәтшин белән Төркия премьер-министры Хикмәт Четин тарафыннан Анкарада имзаланды. 

Көннән-көн ныгый барган элемтәләр нигезендә 1996 елның сентябрь аенда Төркия Җөмһуриятенең Казанда баш консуллыгы ачылды. Анда бүгенгәчә 10 консул хезмәт куйды. Аларның кайберләре - 4 елга якын, кайберләре - ике ел, кайберләре 11 ай эшләде. Татарстанда иң аз эшләгән консул өченче булып килгән Исмәгыйл Сәфа Юҗәэр. Шулай ук җиденче консул Әхмәт Тутаның да республикабыздагы вазифасы 14 айда тәмамлана. 21 ел эчендә Татарстанда дүрт - Әхмәт, ике Исмәгыйль исемле төрек консул дипломатик миссия үтәде.

Татарстанда вакыт ягыннан иң озак дипломат хезмәтен икенче консул Әхмәт Рыза Дәмирәр һәм унынчы консул Турхан Дилмач башкарды. Әхмәт Рыза Дәмирәр - 46 ай, Турхан Дилмач 40 ай әлеге вазифада эшләде. 

Татарстан Төркия Җөмһуриятенең Казандагы унынчы баш консулын да озатты, унберенчесен кабул итеп алды. 

"Татар-информ" Татарстандагы Төркия консулларының язмышы белән кызыксынды. Гомумән, республикабызда хезмәт куйган консуллар өчен Татарстанның зур тәҗрибә учагы булуын һәм карьера баскычларында мөһим роль уйнаганын күрми мөмкин түгел.

Төркия тышкы эшләр министрлыгыннан алынган кайбер мәгълүматларны да өстәп, нәтиҗәләрне игътибарыгызга тәкъдим итәбез. 

Альпхан Шөлән: Казаннан - Берлинга

Төркиянең Татарстандагы беренче баш консулы Альпхан Шөлән Казанда 02.09.1996 – 17.09.1998 елларда эшләде. Дипломатик вазифасы төгәлләнгәч, ул берничә ел Төркия тышкы эшләр министрлыгында хезмәт куя. Аннары Төркиянең Берлиндагы Баш консулы итеп билгеләнә. Бүгенге көндә лаеклы ялда. 

Әхмәт Рыза Дәмирәр: Татарстаннан - Африкага

Төркиянең Казандагы икенче баш консулы Әхмәт Рыза Дәмирәр Татарстанда 01.10.1998-22.08.2002 еллары арасында эшләде. Төркиягә кайткач, ике ел тышкы эшләр министрлыгында хезмәт куя. 2004 нче елда янә Россия Федерациясенә җибәрелә. Ул Новороссийскида Төркиянең баш консуллыгын ача һәм 2006 елга кадәр баш консул вазифасын үти. 2006-2008 еллар арасында Грециядәге Комотини шәһәрендә баш консул була, 2012- 2015 елларда Төркиянең Габондагы (Африка) Илчесе итеп билгеләнә. 

Бүгенге көндә тышкы эшләр министрлыгының Күпьяклы сәяси эшләр идарәсен җитәкли. Өстәп шунысын да әйтеп узу кирәк: Әхмәт Рыза Дәмирәр Казанга җибәрелгән консуллар арасында дөнья күләмендә иң абруйлы югары уку йорты - Луи Пастер университеты дипломына ия булуы белән аерылып тора. Аның бертуган энесе һәм җиңгәсе дә - Бөек Илчеләр.

Исмәгыйль Сәфа Юҗәер: Баш консуллыктан - Баш консуллыкка


 Исмәгыйл Сәфа Юҗәэр – Төркиянең Казандагы өченче консулы. Ул Татарстанда 1.10.2002-8.9.2003 еллары арасында эшләде. 11 айлык вазифасыннан соң хезмәтен Тышкы эшләр министрлыгында дәвам итә. 2005-2007 еллар арасында Төркиянең - Нахичевань, 2007-2009 елларында Бургас (Болгария) Баш консулы булып эшли. 2009 елда Төркиянең София илчелегенең (Болгария) беренче киңәшчесе вазифасына билгеләнә. 2011-2013 елларда Төркия тышкы эшләр министрлыгының Күпьяклы икътисади хезмәттәшлек идарәсен җитәкли, 2013 ел ахырында Грециянең Фира каласына Төркия Баш консулы итеп җибәрелә.

Исмәгыйл Сәфа Юҗәэр югары белемен Анкарадагы Урта Көнчыгыш Техник Университетының Бизнес белән идарә итү бүлегендә ала, Мәрмәр университетында магистратура тәмамлый.

Исмәгыйль Хаккы Муса: Казандагы консуллык бинасын салдырган баш консул

Исмәгыйл Хаккы Муса Казанда 08.01.2004-29.09.2005 еллары арасында Баш консул булып эшләде. Ул консуллыкның яңа бинасын төзетүгә зур хезмәт куйган дипломат буларак игътибарга лаек. Казандагы вазифасы төгәлләнгәч, Исмәгыйл Хаккы Муса берничә ел тышкы эшләр министрлыгында бүлек җитәкчесе булып эшли, 2007-2009 еллары арасында Төркиянең Лиондагы (Франция) баш консулы итеп куела. 2009-2011 елларда тышкы эшләр министрлыгының финанс идарәсен җитәкли, 2011 елда Төркиянең Брюссельдәге Бөек Илчесе итеп билгеләнә, 2012-2016 еллар арасында Төркиянең Милли Куркынычсызлык Идарәсе (MİT) мөдиренең беренче урынбасары була. Бүгенге көндә Исмәгыйл Хаккы Муса – Төркиянең Париждагы Бөек Илчесе. Ул Казанда эшләп киткән башка коллегалары арасында инглиз, француз һәм рус телләрендә иркен аралашуы һәм фәнни дәрәҗәгә ия булуы белән аерылып тора.

Муса Франциядәге Нанси II университетының тарих бүлеген тәмамлаган, шул ук уку йортында магистратура һәм докторантурада укып, сәясәт фәннәре кандидаты була.

Өстәп шуны да белгертеп үтү кирәк: Исмәгыйл Хаккы Муса - Татарстан президенты тарафыннан “Казанның 1000 еллыгына” медале белән бүләкләнгән дипломат.

Кемаль Дәмирҗиләр: Татарстаннан - Бахрейнга

Кемаль Дәмирҗиләр Казанда 29.09.2005-01.12.2007 еллары арасында баш консул булып эшләде. Вазифасы төгәлләнеп, Төркиягә чакырылгач, хезмәтен тышкы эшләр министрлыгында дәвам итә. 2011елда Төркиянең Зимбабведәге бөек илчесе итеп билгеләнә. Бүгенге көндә ул - төрек дәүләтенең Манамадагы (Бахрейн) бөек илчесе.

Кемаль Дәмирҗиләр Анкара университеты Политология бүлеген тәмамлаган. Казанга килгәнче Төркия Җөмһуриятенең Оман, Италия, Кувейт, Әфганстан илчелекләрендә төрле дипломатик вазифалар башкарган.

Әхмәт Әргин: Яңа Зеландиядәге бөек илче

Баш консул Әхмәт Әргин Казанда 15.12.2007-16.9.2009 еллары арасында эшәде. Аннары Төркиянең Джуба баш консулы, 2011 елда Джуба бөек илчесе итеп билгеләнә. Бүгенге көндә ул - Төркиянең Веллингтондагы (Яңа Зеландия) бөек илчесе.

Әхмәт Әргин Билькент университетының Халыкара мөнәсәбәтләр бүлеген тәмамлаган. Казанга килгәнче Төркиянең Ашхабад, Сараево, Мәскәү илчелекләрендә дипломат хезмәткәр булып эшли.

Әхмәт Тута: Бөек илче... һәм дипломатик эштән читләштерелү

<~>

Әхмәт Тута Төркиянең Казандагы баш консулы булып 01.10.2009 – 25.12.2010 елларда эшләде. 14 айлык вазифасын төгәлләп, Төркиягә кайткач, 2011-2014 елларда тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглуның сәркатибе булып эшли. Аннары тышкы эшләр министрлыгының Халыкара хокук бүлеге мөдире урынбасары вазифасын үти. 2015-2016 елларда Төркиянең Загребтагы (Хорватия) бөек илчесе итеп билгеләнә. 

ФЕТО оешмасында әгъза булуда гаепләнеп, дипломатик миссиядән читләштерелә. Әхмәт Тута Мәрмәр университетының Халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә белем алган.

Әхмәт Акын: Татарстаннан - Германиягә

Әхмәт Акын баш консул булып Казанда 30.12.2010-17.08.2012 еллары арасында эшләде. Вазифасы төгәлләнгәч, тышкы эшләр министрлыгы идарә һәм финанс эшләре комитетында бүлек җитәкчесе була. 2014 елдан бүгенгәчә ул - Төркиянең Штутгарттагы (Германия) баш консулы.

Әхмәт Акын Анкара университеты Политология факультетының халыкара мөнәсәбәтләр бүлеген тәмамлаган.

Сабри Тунч Ангылы: Казаннан - Кытайга

Сабри Тунч Ангылы Төркиянең Казандагы баш консулы булып 29.8.2012-1.9.2014 еллары арасында эшләде. 2014-2017 елларда Төркия тышкы эшләр министрлыгында Күпъяклы икътисади хезмәттәшлек идарәсе мөдире урынбасары вазифасын башкара. 2017 елның 1 февраленнән Төркиянең Шанхайдагы (Кытай) баш консулы вазифасына билгеләнә.

Сабри Тунч Ангылы Мәрмәр университеты Халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә белем алган. Шулай ук Кент югары уку йортында “Халыкара хокук һәм халыкара мөнәсәбәтләр” темасы буенча магистрлык диссертациясе яклаган.

Турхан Дилмач: Татар телен белгән һәм татарча аралашкан бердәнбер баш консул

Турхан Дилмач Казанга Төркиянең 10 нчы баш консулы булып килде. Ул вазифасына 2014 елның 11 сентябрендә кереште. Дилмач башка коллегалары арасында татар телен белүче, татарча аралашучы бердәнбер дипломат буларак аерылып тора. Ул татарлар күңелендә нәкъ шушы сыйфаты белән истә калачак. Шулай ук Татарстан халкы аны оста фотограф буларак та хөрмәт белән хәтерләп торыр кебек.

Турхан Дилмач 1976 елда Төркиянең Кара диңгез яры буена урнашкан Трабзон шәһәрендә дөньяга килгән. Төркиянең иң абруйлы югары уку йорты - Богазичи (Босфор) университетының Политология һәм халыкара мөнәсәбәтләр бүлеген тәмамлаган. Анкара университеты Халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә магистрлык диссертациясен яклаган. Казанга килгәнче Төркия тышкы эшләр министрлыгында, Бишкәк, Атина һәм Мәскәү илчелекләрендә эшләгән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100