«Казан кичләре»: яңартылган «Бөрлегән», кыска итәкле Шәрәфиева һәм усал Илназ Баһ
«BEZ» телеканалы янә «Казан кичләре» концертын үткәрде. Сезгә әлеге тамашадан репортаж тәкъдим итәбез.
«Сорау-җавап» концерты
«Ак булып, саф булып истә калсын Казанның кадерле кичләре». Казанның кадерле кичләре, дөресрәге, концертка барулар, аннан соң уйлана-уйлана өйгә кайтуларым сагындырган. Ниһаять, озын-озак карантиннан соң концертлар сезоны ачылды. Җырчылар да, тамашачылар да бу мизгелләрне озак көткәннәрдер.
«Казан кичләре» концерты татар эстрадасында яңа формат. Аның төп үзенчәлеге — концертның алып баручысы һәм тамашачылар җырчыларга, чакырылган кунакларга төрле сораулар бирергә мөмкин. Бу сәхифә «Ачык микрофон» дип атала. Үзенчәлекнең булуы яхшы, сүз юк, әмма оештыручылар әлеге «миссияләрен» яхшы итеп үткәрәме? Бу сорауга һәр тамашачы үзе җавап бирергә тиештер. Әгәр дә җырчылар сорауларын алдан белеп килсәләр, бәлки кызыграк җавап та әзерләрләр иде. Әмма аларда бу мөмкинлек юк. Бу — кайсы җырчының татарча камил сөйләшүен, ә кайсының сынатуын күрсәтә торган сәхифә, минемчә.
Концерт озак барды, чын. 3,5 сәгатьтән дә артты, ялгышмасам. Янымда утыручы ханымнар да арыган иде. Артистларның танылып бетмәгәннәре чыгыш ясаса яисә чыгышы артык әһәмиятле булмаса, вакыт тагын да озаграк үткән кебек сизелде. Икенче ягымда утыручы ике яшь кызның да кайтасылары килгән булыр иде, ярый әле үзләре белән төрле тәмлүшкәләр алып килгәннәр. Шуларны ашый-ашый тамаша кылды алар.
Программага карасаң, концерт бу кадәр озак барырга тиеш түгел иде. Әмма «ачык микрофон» рубрикасы булгач, вакыт үзеннән-үзе үтте. Залдан сорау бирүчеләр булды, әмма сорау һәрбер җырчыга да эләкмәде.
Данир Сабиров белән Рузилә Хәйретдиновага сорау бирү сәхифәсе барганда, тамашачылар арасыннан беркем дә Рузиләгә сорау бирмәде. Моны Данир да күреп алып, Рузиләгә: «Бик кызык сөйләшү булды», — дип төрттерде. Ярый, Рузилә матур ханым ич ул. Матур кеше басып торса да күңелле.
Фәридә-Алсу дуэтына васыять әйтергә иртәрәк әле…
25 ел дәвамында иҗат итүче «Фәридә-Алсу» дуэты да концертта бар иде.
Алып баручы Фәнил Вакказовның бер соравы исемдә калган. «Менә сезнең дуэтыгызның исеме — бренд. Шушы бренд астында башка, мәсәлән, Зөлфия һәм Гөлназ исемле җырчылар чыгыш ясый алыр микән?» — диде ул. «Без әле китәргә җыенмыйбыз», — дип җавап кайтарды дуэт.
Күз алдыгызга китерегез: сез танылган җырчы, әмма үз исемегез белән җырламыйсыз. Андыйлар хәзер татар эстрадасында күп: Рината Тей, Айлин, Зәлилә һәм башкалар. Һәм сездән: «Менә сезнең исемегез астында берәрсе чыгыш ясый алыр микән?» — дип сорыйлар. Әгәр дә сез: «Әйе, менә фәләннәр ясый алырлар иде», — дисәгез, мин сезнең турыда: «Шул-шул үз васыятен әйтте», — дип, яисә «Шушы җырчы бу арада сәхнәдән китәргә уйлый», — дип язар идем.
Бу сорау миндә шундый тәэсир калдырды, Фәридә белән Алсу да бу сорауга төгәл ни дип җавап бирергә белмәде. Тик минемчә, Фәридә белән Алсу сәхнәдән китәргә әле бер дә уйламый. Сикереп бииләр, тамашачы белән мимика ярдәмендә уйный беләләр. Бер генә мизгел бар: билгеле булганча, әлеге дуэт Казан шәһәр филармониясендә эшли. Әлеге филармониянең һәр артисты үз эш урынын мактый. Әйтерсең лә аларга аның өчен гонорар түлиләр. Әле Фәнил: «Ничә сум акча аласыз?» — дигәч, җавап кайтармадылар. Җитәрлектер, 1996 елдан бирле анда эшләмәсләр иде.
Резидә Шәрәфиева VS Айлин
Шушы ук Казан филармониясендә Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева да эшли. Ул да концертта катнашты. Резидә апа матур җырлый, әмма бу чыгышында мин аның җырлавына түгел, киеменә игътибар иттем. Фото тәкъдим итәм, карагыз әле. Итәге астында ни ул: тагын бер итәкме, әллә инде шортымы?
Исегезгә төшерсәгез, ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасында җырчы Айлин да үзенчәлекле күлмәк киеп чыккан иде. Резидә ханымныкы белән Айлинның күлмәге үзара охшаш. Резидә апа сүзләренчә, бу күлмәге инде «хан заманыныкы». Күрәсең, ул Айлинның чыгышын караган да: «Аңа ярагач, миңа ярамыймыни?» — дип, күлмәген сандыгыннан чыгарып, кияргә булган. Сезгә кайсы күбрәк ошый?!
Резидә апа калыша торганнардан түгел ул. Айлин нык ачык декольте белән чыкса да калышмас.
«Казан егетләре» төркеменә күз тигәнме?..
Автор-башкаручы Илназар да чыгыш ясады. Ул «Казан егетләре»нең беренче составыннан икән. Уйладым-уйладым да, шундый нәтиҗәгә килдем: бәлки бу төркемгә күз тигәндер, ә? Кемнәр генә катнашмады икән анда? Хәзер анда кемнәр җырлый? Соңгы төркемдә дүрт егет бар иде. Соңыннан алар икәү генә калды, чөнки җырчы Илнат Фәрхуллин һәм баянчы Айнур Латыйпов төркемнән китте. Хәзер тагын яңа баянчы алганнар бугай.
Марат белән Артурның китүләре турында ишеткән булгансыздыр. Алар башта дуэт булып җырлап карадылар, соңыннан алар да килешә алмады. Акча һәм популярлык китерә торган төркемнән китмиләрдер. Күз тигәндер, малай, әпсен-төпсен.
Илназардан Фәнил: «Ник киттең?» — дип сорагач: «Өйләндем», — диде.
Яңа төрле «Бөрлегән»
Татар халык җырлары булмас микән дип уйлап кына куйган идем, әллә сүзем ишетелде… Лия Шәмсина «Бөрлегән» җырын башкарды.
Лия әле яшь, аңа бары тик 20 генә. Әмма ул инде ханым статусын йөртә. Быел җәен ул саксофонист Артур Mauzer Sахка кияүгә чыкты.
Җырны Лия Мәскәүдән килгән «Шүрәле» төркеме белән башкарды. Текә! Татар җырларын яңа яңгырашта ишетү татар халык җырларына, ретро-җырларга мөкиббән киткәннәргә, гадәттә, ошап бетми. Элвинны да, «Үзгәреш җиле»н дә төрле сүзләр белән чайкаучылар булды бит.
Лияның «Бөрлегәне» дә башка. Мин хәтта аңа кушылып җырлый алмадым, чөнки ритм үзгә. Әмма бу җыр үсеп килүче, татар халык җырларын белмәүче яшьләргә ошар дип уйлыйм. Минем сеңелләрем, сезнең кече туганнарыгыз тиз ритмлы җырлар тыңлыйдыр. Бу җырны да аларга тыңлатып карагыз, ошар! «Татар халык җыры» икәнен әйтергә онытмагыз «түлке».
«Авызыңны яп инде, Гүзәл!»
Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова да килгәннәр иде. Тату гаилә турында җыр башкарды алар. «Мин синсез яши алмыйм», — диештеләр.
Хәзер Фәнил боларны үзе янына дәште, сораулар бирә башлады. Бер мәлне Илназ: «Авызыңны яп, мин сөйлим бит», — димәсенме?! Бер дә матур булмады, Илназ абый, алай усалланырга ярамый инде! Ай-һай, өйгә кайткач Гүзәл ханым иренең авызын яптыргандыр.
Гүзәл сүзләренчә, Илназ еш кына күкләрдә очып йөри. Мәсәлән, суыткычны япмый яки өйдән чыгып киткәндә берәр нәрсәсен онытып калдыра. «Элек фатирда яши идек, унынчы катта. Илназ чыгып киткәч, киенеп басып куям, чөнки барыбер берәр нәрсәсен онытачак, дим. Хәзер үз өебез белән яшәгәч, җиңелрәк», — дип сөйләде Гүзәл ире турында.
Дәвамлы проект булсын иде
Концертның форматы кызык. Бары тик ахырда гына тамашачы арыды. Бу нидән? Бәлки артистларның санын әзәйтергә кирәктер. Халык та арымас, сораулар да кызыграк булыр.
Фәнил Вакказов сүзләренчә, сораулар эзләү бик авыр. «Көн кадагына туры килгән сораулар бирәсе килә», — ди ул. «Интертат»ны да укып бара икән. Бу концертны «BEZ» телеканалы оештыра. Бу каналның баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина белән киләсе концертка бергәләп сораулар төзергә килештек. «Секс» сүзен кыстырырга рөхсәт итәрләр микән дип уйлап йөрим әле менә. Юктыр, мөгаен, юктыр…
Сез шулай да киләсе концертка килегез. Монысында тамашачылар әллә ни күп түгел иде. Данир Сабиров әйтмешли, әллә яртысы кайтып киткән инде?! Юк шул, Данир, концерт башында да тамашачы шулай ук иде. Әллә коронавирустан куркалар, әллә әлегә бу проект танылып бетмәгән.
«Җырчыларга бу концертта чыгыш ясаулары өчен акча түлисезме?» — дигән соравым белән «BEZ» телеканалының баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллинага мөрәҗәгать иттем.
«Бу концертка без татар телен белүче җырчыларны чакырабыз. Әлбәттә, алар үз тавышлары белән җырлый алсыннар иде. Җырчыларга акча түләмибез. Без аларның клипларын үзебезгә алган өчен, алар концертка килеп бушлай җырлый. Ротациягә куйган бәяләребез юк, без үзара сөйләшәбез», — дип сөйләде Айгөл ханым.
Әле бу канал яшь, шуңа күрә акча темасын кузгатмыйдыр. Бераз гына күтәрелеп, шоу-бизнеста үз урынын булдыргач, аларның да билгеле бер прайслары барлыкка килер дип уйлыйм.
Танылып бетмәгән проект дигәннән, яңадан башлау һәрвакыт авыр ул. «Казан кичләре» бер мәлгә юкка чыгып торган иде бит. Хәзер менә янә әйләнеп кайтты. Дәвамлы булсын.
30 ноябрьдә очрашырбыз! Ул көнгә билетларны бу концертта 50% ташлама белән сатканнар иде. Бу концертта булмаучыларга билетны ике тапкыр артыграк түләп аласы була инде. Шуңа күрә икенчесенә килегез.