Казан кичләре концерты: Хәмдүнәнең кулы ничә кило, Ришат Төхвәтуллинның булачак хатыны кем, Фәридә-Алсуның фигуралары нигә матур
"Мәйдан" каналы уздырган “Казан кичләре” концертын "интерактив концерт" дип атадылар. Җырчылар җырлап кына калмадылар, тамашачыларның һәм алып баручыларның сорауларына да җавап бирделәр.
“Казан кичләре” концертын иң беренчеләрдән булып Гөлнара Габидуллина белән Вадим Захаров башлап җибәрде.
Ә инде кичәне дәвам итеп, Чулпан Әхмәтҗанова белән Нурислам дуэт башкарды, Алсу Әбелханова “Аязым” җырын җырлады.
Нурисламның сәхнәгә чыгу тарихы: Венера Ганиева укыткан, Алмаз Хәмзин оялткан
"Җырчы булу өчен музыкаль белем кирәкме?" - дип сорагач, Нурислам үзенең беренче тапкыр сәхнәгә басуның тарихын да сөйләде:
– Кирәк, кирәктер дип уйлыйм. Хәзер соң инде ул турыда сөйләшергә.
Җырлап китүемнең тарихы бар: шаярып кына бер җыр яздырдык та, радиога бирдек. “Зәңгәр күзле кыз” дигән җыр. Тамашачы җавап язды, аннары тагын башка җырлар тудырасы килә башлады. Вокал укытучысы кирәк бит, әз генә булса да җырларга өйрәнергә кирәк. Берничә укытучы белән эшләп карадым, нәтиҗәсе күренмәде. Аннары инде үземә сүз бирдем: йә Венера Ганиева янына барам, йә ташлыйм бу эшемне. Бардым. Венера Әхәтовна дәрес алып бара, янына ук барып кердем, мин әйтәм:
- Җырлыйсың киләме?
Утыртты. Фортепиано янында җиде-сигез сандугач баскан, сайрыйлар... Мин килеп утырдым аннары. Утырам бер урында. “Сиңа ничә яшь?”, ди. Мин әйтәм: “Ну, илледән узды инде”. Бераз утырганнан соң, “Яшь күренәсең бит әле”, – ди. Аннары, бу мине җырлатып карый бит инде хәзер. Тегеләр артында җырлап утырган булам.
- Укытучы белән эшләгәнең бармы?
- Юк.
- Җырлап утырасың бит әле.
- Кая барасың инде, җырлап утырмыйча?
- Кызлар, туктап торыгыз әле, абзыегызны җырлатып карыйк, -ди Венера Әхәтовна.
Мин аңа бер җыр җырлап күрсәттем. “Ой, тембрың матур, әйдә”, – дип, алып кереп китте кафедрасына. Шуннан соң, алар кафедрасына йөреп, әзрәк кенә җырларга өйрәнә башладым. Шунысын да әйтеп үтәсем килә: анда академик вокал. Миннән опера җырчысы, шундый тавыш белән җырлый торган кеше эшләмәкче булдылар алар. Мин җырны үземчә тоям, үземчә сизәм, үземчә җырлыйм. Алар мине дөрес җырламыйсың дип үгетли, алай-болай кирәк... Мин әйтәм: “Венера Әхәтовна, сезнең дөрес итеп җырлаучы 800 җырчыгыз бар, булсын инде берәү генә, дөрес җырламый, ләкин үзенчә”, – дип. Шулай итеп сәхнәгә чыктым.
Күп кеше сорый, спонсор бармы диләр. Минем дә спонсорым бар, сәхнәгә чыгарга булышкан кеше – Алмаз Хәмзин.
Артист өчен иң бөек исем - Татарстанның Яраткан җырчысы!
Концертта тамашачылар сорауларын яудыра торды. Ачык микрофонда турыдан-туры җырчы Сөмбел Билалова эшләде. “Пенсиягә чыкканчы, Татарстанның халык артисты дигән исемне ала алырсызмы?” – дигән сорауга Нурислам:
- Минем Татарстанның атказанган артисты да, халык артисты да буласым килми, чөнки хәзер атказанган һәм халык артистлары бик күп. Менә минем Татарстанның яраткан халык артисты буласым килә. Шундый исем ала алсам, мин бәхетле булыр идем!
Алсу Әбелханова: Улларымның күңелләре җырласын, әмма үзләре җырчы булмасыннар
Алсу Әбелхановага бер ханым:
- Сезнең ике малаегыз бар, аларның да үзегезнең юлыгыздан китүен теләр идегезме? – дигән сорау бирде.
- Юк, теләмәс идем. Аларның күңелләре җырласын, үзләре нык ир-егет булып үссен.
- Минемчә, ир кешегә сәхнәгә килергә бервакытта да соң түгел, Нурислам әфәнденең мисалын күрсәтәм, – дип өстәде Фәнил Вакказов.
- Үземә килгәндә, мин хәзер ирекле кош дияр идем, - диде Алсу Әбелханова. 17 ел буена Г.Тукай исемендәге Филармониядә солист булып эшләдем, ә бүгенге көндә мин анда эшләмим, чөнки күбрәк үземнең концертларым була башлады, еш гастрольләргә чыгып китә идем, барысын бер вакытка туры китерә алмадым. Телевидениегә чакырып торалар, рус телендә алып барырга тәкъдим итәләр, рус телендә алып барасым килми, чөнки мин күбрәк татарча җырлыйм бит. Ә телевидениегә кире кайтырга минем исәбем бар.
Резидә Галимовадан бик нык кызыклы мәзәк. Кызганыч, рус телендә
Алга таба “Күңелем яшәргә ашкына” җыры белән Татарстанның халык артисты Резидә Галимова чыгыш ясады.
- Җырчылар арасында мәзәкләр сөйли белүче кешеләр юк диярлек, бу - билгеле факт. Ләкин һәрвакытта да искәрмәләр була, татар эстрадасында, татар сәнгатендә мәзәкләрне бик тәмле итеп сөйли белгән ике хатын-кыз бар: аның берсе – Зилә Сөнгатуллина, икенчесе – Сез, - дип мөрәҗәгать итте Фәнил Вакказов Резидә ханымга.
- Мин гел рус телендә генә сөйлим шул.
- Булсын, мәзәкне татарчага тәрҗемә иткәч, кайвакыт, аның мәгънәсе дә югала бит. Сездән бер мәзәк ишетәсе килә.
- Сидит Лиса и ест рыбу. Подходит Волк и говорит: “Лиса, что ты делаешь? Откуда у тебя такая рыба?”. Лиса ему: “Наловила”. Волк: “Как наловила?” Лиса: “Хвост свой в прорубь опустила и наловила”. Волк: “Какой хоороший рецепт!”. Оторвал Лисе хвост и пошел рыбачить.
Иван Грозный белән чәй эчсәм, безне яратыр иде!
- Әгәр Сезне берәр тарихи персонаж белән кичке ашка чакырырга мөмкинлек булса, ул кем булыр иде? Мәсәлән, мин Габдулла Тукай белән кичке аш ашар идем...
- Ә мин Иван Грозный белән! Безне яуламасын, киресенчә,безне яратсын иде, татарлар яхшы халык бит ул. Ял итәргә, чәй эчәргә яратабыз, күңелле бәйрәмебез бар – Сабан туе. Нишләп әле безне яратмаска?
Хәмдүнә Тимергалиеваның бер кулы 25 килограмм?
Илназ Минвәлиев тә чыгышыннан соң әңгәмәгә килеп кушылды.“Кайчан беренче тапкыр сәхнәгә чыктыгыз?” соравына ул бик кызыклы җавап бирде.
Мәктәптә укыган вакытта төрле конкурсларда еш катнаша идем, гомумән, җырларга ярата идем. Җырлауны, аннан сәхнәне, тамашачыларны яратырга кирәк. Хисләрем бүгенге көндә дә янып тора.
Нигә Фәридә-Алсу дуэты Алсу-Фәридә дуэты дип аталмый?
Сәхнәдә Фәридә-Алсу дуэты күренде. Җырлаганнан соң, алар да сораулардан читтә калмады.
- Нигә Фәридә-Алсу, Алсу-Фәридә дуэты түгел соң?
- Безгә Алсу-Фәридә дип тә дәшәләр.
- Ә миндә башкачарак мәгълүмат бар: сезнең продюсерыгыз Фәридә ханымның ире! Шуңа күрә Фәридә беренче тора...
- Юк, бу дөрес түгел. Беләсезме ни өчен? Чөнки беренче тавышны Фәридә башкара, ә икенче тавышны Алсу.
Һәм нигә Фәридә белән Алсуның фигуралары матур?
Фәридә-Алсудан бер әфәнде матур фигураларының сере турында сорады.
- Без һәрдаим хәрәкәттә, биергә яратабыз. Безнең ирләребез шәп, шуңа күрә!
Фәридә белән Алсу - кодагыйлар!
- Фәридә-Алсу дуэты озак еллар буена җырлары белән сөендереп тора, еш кына артистлар бергә җырлап, аннан соң иҗат юллары аерыла, сольно җырлый башлыйлар. Бер-берегездән туймадыгызмы?
- Чыннан да, без инде сәхнәдә 21 ел, ә бер-беребезне 26 ел беләбез. Шуңа күрә, без ике туган кебек. Якынрак та кебек, чөнки бөтен серләребезне ачабыз. Ул өстән бирелгәндер безгә, Аллага шөкер, без бергә. “Туйдыгызмы” дигән сүз безгә килешми,без бергә иҗат итәбез, әле барысы да алда! Гаиләбез дә иҗат белән бергә атлый...
- Кода-кодагыйлар булып куймассызмы? – дип төрттерде Фәнил Вакказов.
- Бәлки... Чыннан да, тормыш юлыңда үзеңнең сердәшчең булу – ул зур бәхет. Әйтәләр бит, хатын-кызлар арасында дуслык юк дип, дуслык бар ул. Аны булдырырга гына кирәк.
Рөстәм Закиров: Салаватмы, Элвин Греймы?
Алга таба Рөстәм Закиров һәм Люция Мусина чыгыш ясады. Рөстәм Закировның җор телле икәнен искә төшереп, тамашачыларга Фәнил Вакказов бер булган хәлне сөйләп үтте:
- Яшь җырчы Сезнең яныгызга килгән дә: “Рөстәм абый, җырларыгызның сүзләре шундый мәгънәле, матур, кем яза аны?” – дип сораган. Сез: “Хәсән Туфан яза, номерын биримме?” – дигәнсез.
- Юк, мондый хәлнең булганы юк...
- Рөстәм абый, шуннан чыгып бер сорау: ничек уйлыйсыз, яшь буын җырчыларына татар эстрадасын ышанып тапшырып буламы?
- Гомумән, без яшь чакта да яшьләргә шикләнебрәк карыйлар иде. Илне алып барырга, татар эстрадасын тапшырырлык яшьләр бар дип саныйм. Бик өметле яшьләр бар, алар безгә караганда да акыллырак һәм белемлерәк.
- Мин сезгә ике сүз әйтәм, шуның берсен генә сайларга кирәк. Чәйме, каһвәме?
- Үземдә чәй, кешедә каһвә.
- Кара чәчме, сары чәчме?
- Хатынымның чәче мин өйләнгәндә кара иде, хәзер сарыга буятты...
- Җәйме, кышмы?
- Табигатьнең һәрбер ел фасылы да әйбәт, тик илдә тынычлык кына булсын!
- Өчпочмакмы, кыстыбыймы?
- Тәмле булса, икесе дә ярый.
- Президентмы, патшамы?
Икесе дә булсын.
- Шигырьме, повестьмы?
- Безнең өчен бүгенге көндә шигырь, ә болай әйбәт повесть булса, шулай ук каршы түгел.
- Салаватмы, Элвин Греймы?
- Мин, дөресен генә әйткәндә, икесенең дә иҗатын хөрмәт итәм. Салават 29 сезонын эшли, ул үзенең җырлары белән, саллыгы белән, татар җыр сәнгатенә бер якты йолдыз, легенда булып кереп калачак. Ә Элвин Грей дигән яшь егет – ул үзенең яңалыгы, тамашачыны үзенә карата белүе белән һәм татар эстрадасына яңа юнәлеш кертүе белән миңа якын.
Люция Мусина Рөстәм Закировка чыкмаган булса, кем булыр иде?
Бер тамашачы Люция Мусинадан: “Сез Рөстәм Закировка кияүгә чыкмаган булсагыз, нинди юл белән киткән булыр идегез?” – дип сорады.
- Мин Рөстәмгә кияүгә чыккан өчен генә җырламадым, мин аңа кияүгә чыкканчы җырлый идем инде. Шуның өчен, җырчы булыр идем, барыбер.
Концертта Хәния Фәрхи дә җырларга тиеш булган...
Киләсе җырчы булып сәхнәгә Татарстан Республикасының халык артисты Хәния Фәрхи чыгарга тиеш иде. “Әмма без аны һич тә сызып ташлый алмадык”, – диде моңсу гына тавыш белән Фәнил Вакказов. Тамашачылар игътибарына экраннарда Хәния Фәрхинең “Төньяк җыры”на төшерелгән клип күрсәтелде. Филармония залы тып-тын калып карап утырды, ә ахырдан бертуктаусыз алкышлар яңгырады.
Илнар Ялалов Голландиядә нишли?
Концертны Хәйдәр Бигичев репертуарындагы “Иң якты йолдыз” җыры белән Илнар Ялалов дәвам итте. Фәнил Вакказов аңа да сорауларын бирде:
- Ел саен Илнар Ялалов Голландиягә китә. Син анда нишлисең? Сәяхәтме, эшме ул?
- Мин М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшлим, без елга ике тапкыр Голландия, Бельгия якларына гастрольләргә чыгабыз. Мин бер тапкыр барып кайтам. Ул көз айларына туры килә, быелны ул 2 октябрьгә туры килә.
- Кеше йөриме?
- Күбрәк өлкән яшьтәге тамашачылар йөри, әмма яшьләрне дә күрергә була. Заллар гел тулы була, халык яратып йөри. Әлбәттә, без татарча җырламыйбыз. Татар диаспоралары бик көчле, татарлар да килә.
- Бәлки, татарча җырларгадыр?
- Гомумән, репертуарны чит илгә опера һәм балет театры чыгара бит. Без үзебез татарча җырлыйбыз, татарча аралашабыз, чит илгә чыккач, гел татарча гына сөйләшәбез.
Лилия Муллагалиева: кул көрәштерә, трактор йөртә, хәтта бии дә!
Венера Ганиеваның тагын бер шәкерте – Лилия Муллагалиева чыгыш ясады. Фәнил Вакказов аның турында:
- Беләсегез килсә, сәхнәгә шоу-балет белән чыгып, аларның биегәннәренә карап тормыйча, үзе шуларга кушылып биегән беренче татар эстрадасы җырчысы ул!
- Әйе, бу 1997 ел иде.
- Сез хәтта профессиональ дәрәҗәдә кайсыдыр спорт төре белән шөгыльләнгәнсез дип беләбез. Нинди спорт төре иде ул?
- Кул көрәштерү, ягъни армреслинг. 10 ел шөгыльләнгәнем юк инде. Казан шәһәре буенча уздырылган ярышларда катнашып, 60 килограммга хәтле категориядә кайчандыр икенче урынны алган идем! Хәзер инде ул весны үттек инде.
- “Без бит авыл кызлары” җырына төшерелгән клибыгызда тракторны чыннан да үзегез йөрттегзме?
- Әйе, үзем йөрттем. Авыл кызлары бит нинди транспортка утыртса, шуны йөртә. Шуңа күрә, тракторга утыруым бер дә яңалык түгелдер, миңа калса.
Алия Карачурина Ришат Төхвәтуллинның хатыны булырга тиеш?
Кичәне дәвам итеп, сәхнәгә яшь җырчы Алия Карачурина чыкты. Фәнил Вакказов:
- Быел Ришат Төхвәтуллинның концертына барып, Алия Карачурина концертын карап кайттык, Аллага шөкер. Шаярам гына, синең чыгышларың күп булды. Ришат Төхвәтуллин әллә синең продюсерыңмы?
- Ул миңа бик ярдәм итә, аңа рәхмәтлемен. Ришат Төхвәтуллин концертларында катнашып, үземә тәҗрибә алам. Ришат белән Ваһапов фестивалендә таныштык һәм ул үзенең группасына чакырып алды.
- Син Ришат Төхвәтуллинның хатыны булырга тиеш дигән имеш-мимешләр дә йөри башлады...
- Юк, без Ришат белә иҗатташ дуслар.
Кызлар, сөенегез, Ришат Төхвәтуллин әлегә буш!
Концертның “йөзек кашы” булып Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар булды. Рөстәм Асаев, Илсөя Бәдретдинова, Айгөл Сагынбаева һәм Филүс Каһиров та катнашты.