Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан кешесен үтерүдә гаепләнүчене 4 елдан соң тотканнар

2014 елның 7 февралендә Казанда Җиңү проспектындагы йортларның берсендә яшәүче кеше урамда таныш булмаган кеше белән сүзгә килгән.

news_top_970_100
Казан кешесен үтерүдә гаепләнүчене 4 елдан соң тотканнар

Шуннан алар сугыша башлаган. Нәтиҗәдә җинаятьче 48 яшьлек ирнең күкрәгенә пычак белән кадап үтергән. 
Үтерүченең шәхесен полиция хезмәткәрләре тиз арада ачыклаган. Тик ул качкан һәм аны кулга ала алмаганнар. 

Бары тик быел 3 февральдә аны Лаешта тапканнар. Үтерүдә шикләнелүче кеше хәзер сак астында, дип хәбәр итә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100