Казан кешесен өендә елан чагып, могҗиза белән генә исән калган
Бу - яшел мамба чакканда кешене коткарып калуның Россиядә беренче очрагы.
Казан табиблары агулы елан чаккан ир-атны үлемнән коткарып калган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Әлеге ир-ат өендә берничә агулы елан асрый икән. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен сакламаган ирне үз еланы чаккан. "Ашыгыч ярдәм" килгәндә аның хәле бик авыр булган. Ирне 20 минут эчендә хастаханәгә китергәннәр.
Яшел мамба еланы чакканда кулланыла торган сыворотканы тәүлек эчендә генә Россиядә таба алмаганнар. Шуңа күрә ирне дарулар белән комага җибәреп торганнар. Шуннан соң, аның канын чистартканнар.
Насыйбуллина әйткәнчә, бу - яшел мамба чакканда кешене коткарып калуның Россиядә беренче очрагы.
Елан хуҗасының үзенә-үзе беренче ярдәм күрсәтүе дә гомерен саклап калырга ярдәм иткән. Ул елан тешләгән урынны үзе кисеп алган, аннары яндырган, дип сөйләгән табиб.
- Яшел мамба еланы чаккан кешенең үлү ихтималы бик зур. Бу елан дөньядагы иң куркыныч ун елан исемлегенә керә.