Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан кешесен 8 яшьлек баланы көчләүдә гаеплиләр: ул баланы, песиләр күрсәтәм дип, чормага алып менгән

Татарстанда Тикшерү комитеты 29 яшьлек Адель Ш.га карата җинаять эшен тикшерү төгәлләде.

news_top_970_100
Казан кешесен 8 яшьлек баланы көчләүдә гаеплиләр: ул баланы, песиләр күрсәтәм дип, чормага алып менгән

Тикшерү версиясе буенча, узган елның декабрь аенда бу кеше Побежимова урамында мәктәптән кайтып баручы 8 яшьлек кыз янына килгән. Авызын каплап, баланы подъездга өстерәп алып киткән. Домофонда очраклы кешедән ишекне ачтырган. 

Бала белән лифтта 9 нчы катка күтәрелгән. "Чормадан песиләрне коткарабыз", дип әйткән. 

Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә,  чормада баланы көчләгән, аннан соң өенә озатып куйган. Кайтышлый кызның әнисен дә очраткан, тик тиз генә качып киткән. Бала өйдә әнисенә барысын да сөйләгән. Ана кеше исә тиз арада полициягә мөрәҗәгать иткән.

Икенче көнне полиция хезмәткәрләре бу кешене тоткарлаган.Ул гаебен өлешчә генә таный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100