news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан кешесе карт әнисен вәхшиләрчә үтерүдә шикләнелә

Бу кеше сүзләренчә, аның башындагы тавышлар әнисен үтерергә кушкан. 

news_top
Казан кешесе карт әнисен вәхшиләрчә үтерүдә шикләнелә

10 ноябрьдә Казанның Камай урамындагы йортларның берсендә 81 яшьлек хатын мәете табылган. Аның мәетендә киселгән, кадалган эзләр күренгән һәм башы имгәнгән булган. Әлеге фаҗига эзеннән "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Татарстан буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте  итте.

Әнисен үтерүдә шикләнеп 50 яшьлек ир-ат тоткарлана. Ул психик авырудан интегә. Бу кеше сүзләренчә, аның башындагы тавышлар әнисен үтерергә кушкан. Әгәр үтермәсә, ул торыр җирсез кала, дигәннәр.

Тикшерү фаразлавынча, бу ир пычак ала һәм әнисенә күп тапкыр кадый. Шуннан соң карт әбинең башына чуен таба белән суга. Әнисе җан биргәч, туганнарына шалтыратып, җинаяте турында сөйли.

Бу вакыйганың ничек килеп чыкканын ачыклау белән тикшерүчеләр шөгыльләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар