news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан кешесе Марий Элда авариядә үзенә ярдәм итүчеләрнең машинасын урлый язган

news_top

Марий Эл Республикасының Горноармейский районара прокуратурасы Казанда яшәүче 39 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен судка тапшырган. Ул «Урлау максаты булмаган килеш, гомер һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч кулланып машинаны алу» маддәсе буенча гаепләнә. Бу турыда прокуратура сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү ачыклаганча, 2023 елның ноябрендә Р-177 «Поветлужье» юлының 239нчы чакрымында бу ир-ат «Мини Купер» машинасында барганда идарәсен югалта, юл кырыена төшеп китә һәм агачка бәрелә.

Узып баручы шаһитлар, туктап, аңа машинадан чыгарга ярдәм итә. Шуннан соң бу ир-ат үзенә ярдәм иткән кешеләрнең «Митцубиси Паджеро Спорт» машинасын урларга җыена.

«Мицубиси» пассажиры аңа каршылык күрсәтә, ир-ат пассажирның башына йодрыгы белән кимендә 2 тапкыр суга.

«Митцубиси Паджеро Спорт» хуҗабикәсе арткы пассажир утыргычында булган килеш ручникны тарта, ачкычны йозактан алырга җай таба.

Тикшерү барышында Казан кешесен сак астына алганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар