Казан караңгылыкка чумды: өч районда ут өзелгән, лифтларда калган кешеләрне коткаралар
16:30 сәгатьтә Вахитов, Идел буе, Совет районнарында ут өзелгән. Социаль челтәрләрдә Спартаковская, Халев, Павлюхин, Даурия, Зорге, Парин, Касыймовлар, Габишев, Җиңү проспекты, Дубравня урамнарыннан фотоларны эләләр.

Казанда 96 мең кеше утсыз калган. Башкалада 29 балалар бакчасы һәм 21 мәктәптә ут сүнгән. 14 котельня өзелгән. Казан төркемнәре ут сүнгән фотолар белән тулы.











