Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Казан кабартмасы» яки «пончик» рецепты

Кабартма өстенә крем ягып, чикләвек тә сипсәгез була.

news_top_970_100
«Казан кабартмасы» яки «пончик» рецепты
Гөлүзә Василова

Казан кабартмасы белән беренче тапкыр балачакта күрше әбисе сыйлады. Ул урамга алып чыгып биргән кабартма шулкадәр тәмле булып истә калган. Ә безнең әби кабартманы мичтә генә пешерә иде. «Күрше әби пешерә торган кабартма кирәк миңа» дип әнигә пешерткәнем хәтердә калган…

Хәзер инде үзем Казан кабартмасын балаларга пешерәм, ә алар аны пончик дип атый. Кабартма да гади генә булырга тиеш түгел, крем якканны яраталар.

Кабартманы пешерү өчен камырны һәркем үзенчә куя инде. Шулай итеп, ачы яки төче камырдан пешерергә мөмкин. Камырны сөт, кефир яки суга изәргә була.

Камыр өчен: 1 кап коры чүпрә, 2 йомырка, 1 бал кашыгы тоз, 500 мл сөт яки су (яки 250 грамм сөт, 250 грамм су), 3-4 аш кашыгы үсемлек мае, 600 грамм чамасы он.

Камырны басып, кабарырга куярга. Аннары куна тактасына түгәрәкләр ясап тезеп куярга, уртасын тишәргә, бераз кабаргач кызган майда ике ягын да пешереп алырга.

Әзер кабартмаларны салфеткага куеп барып, артык маеннан арындырырга. Алар суына торган арада ике төрле крем ясыйбыз.

Беренчесе шоколадлы глазурь: 50 грамм какао, 120 мл сөт өсте (сливки), 25 грамм атланмай, 50 грамм шикәр комы, 50 грамм шоколад.

Сөт өстен савытка салып, газ плитәсе өстенә куярга, ул кайнарлангач шоколадны салырга. Аннары шикәр оны белән какаоны бергә кушып болгатырга һәм өстенә сөт өстен салып яхшылап болгатырга. Бу массаны газ плитәсенә куеп куерганчы болгатып торырга. Соңыннан май салып яхшылап болгатырга. Әзер глазурьга кабартмаларны манып алырга кирәк.

Икенчесе ак крем: 100 грамм шикәр комы (сахарная пудра), 2 йомырка, 0,5 бал кашыгы лимон согы, бер чеметем тоз, ванилин.

Йомырканы суыткычтан алданрак алып куегыз, бүлмә җылылыгында булса йомырка агы тизрәк күперә. Йомырканың сарысыннан агын аерырга һәм агын чиста савытка салып күпертергә. Бераз күбекләнә башлагач калган ингредиентларны һәм шикәр комын азлап кына кушып күпертүне дәвам итәргә. Глазурь куергач әзер дигән сүз.

Крем ягылган кабартма өстенә вакланган әстерхан чикләвеге, кокос вагы, төсле кондитер эшләнмәләре һ.б сибәргә була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100