Казан полициясе күп катлы йорт лифтында яшь кызга һөҗүм итү очрагын тикшерә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Әлеге вакыйга видеосы социаль челтәрләрдә чыкты. Кадраларда ир-атның кызга сукканы күренә, аннары лифттан чыккач ул кызны чәченнән сөйри.
«Татар-информ» белешмәсе буенча, полиция тикшерү уздыра.