Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан инструкторы хатын-кыз белән бер дәресен күрсәтте: «Тәки кабызмады...»

news_top_970_100
Казан инструкторы хатын-кыз белән бер дәресен күрсәтте: «Тәки кабызмады...»
Фото: Видеодан скриншот

Казан инструкторы Илфир гаиләсендә дә һәм эшендә дә кызыклы видеолар төшерә. Ул хатын-кызны машина йөртергә өйрәткән видео белән уртаклаша. Аның сабырлыгына сокланучылар бу видеоны карарга тәкъдим иткән.

Кара күзлек кигән яшь хатын-кыз күзен юлдан алмый да, видеога караганда, укучының беренче генә дәресе кебек, әле тормозның да ни икәнен аңлап бетерми.

– Аз гына тормоз кирәк. Алайса өлгермисез. Тормозның нәрсә икәнен беләсезме?

– Анда-монда? (укучы куллары белән ишарә ясый)

– Ничек инде анда-монда? Сулдагы педаль, аягыгыз янында. Туктарга кирәкми, аз гына басарга кирәк. Туктарга түгел, машина акрынайсын өчен генә. Хәзер борылыш ясарга кирәк. Борылышның нәрсә икәнен истә калдырдыгызмы?

– Башта монда, аннары монда? (куллары белән күрсәтә).

– Юк, борылып кире барасың. Сул «поворотник» (өч тапкыр кабатлый). Тәки кабызмады. Эх...» – дип авыр сулап куя инструктор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100