Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан инновация университеты белем бирү сыйфаты буенча - Россиянең иң яхшы вузлары арасында

В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты (ИЭУП) илнең дәүләт һәм дәүләти булмаган төбәк югары уку йортларының белем бирү эшчәнлеге сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча иң яхшы вузлар арасына керде.

news_top_970_100
Казан инновация университеты белем бирү сыйфаты буенча - Россиянең иң яхшы вузлары арасында
Тикшеренүләр РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән «Россия сегодня» Халыкара мәгълүмат агентлыгы «Социаль навигаторы» тарафыннан үткәрелде.

Бәйсез бәяләүдә РФ территориясендә урнашкан дәүләт университетлары һәм дәүләти булмаган югары белем бирү оешмаларының барлыгы 400 филиалы катнашты. Нәтиҗәдә, Россиянең иң яхшы 38 белем бирү оешмасын үз эченә алган исемлек төзелде.

Казан инновация университеты – иң яхшы вузлар арасына кергән Татарстанның бердәнбер югары уку йорты. Бәяләү тәкъдим ителә торган белем бирү хезмәтләренең сыйфаты, матди-техник яктан тәэмин ителеш, оешма хезмәткәрләренең компетентлыгыннан канәгать булган белем бирү хезмәтләрен алучылар өлеше кебек күрсәткечләр буенча үткәрелде. Казан инновация университеты барлык күрсәткечләр буенча диярлек 10 мөмкинлектән 9 балл җыйды. Туганнары һәм танышларына әлеге вузны тәкъдим итәргә әзер булган студентлар санына килгәндә, әлеге күрсәткеч буенча нәтиҗәләр аеруча югары (9,93 балл).


РИА Новости материаллары буенча

Вуз турында белешмә

2018 елда Казан инновация университетына бюджет урыннары бүлеп бирелә. Башка шәһәрләрдән килгән барлык студентлар тулай торак белән тәэмин ителә. Ачык ишекләр көненең чираттагылары 19 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә һәм 16 декабрьдә 13.00 сәгатьтә үтәчәк. Адресы: Казан шәһәре, Зайцев урамы, 15. Тел.: (843) 231-92-97, 8(987) 270-87-87 (WhatsApp, Viber, Telegram).

В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты (ИЭУП).

Реклама хокукында

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100