news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан имамы балага исем сайлаучыларга киңәш бирде

news_top
Казан имамы балага исем сайлаучыларга киңәш бирде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Татар-информ»га биргән интервьюсында исламдагы иң яхшы исемнәрне атаган.

«Сөекле Пәйгамбәребез әйткән: малайларга кушыла торган иң яхшы исемнәр – Габдулла һәм Габдрахман. Соңыннан пәйгамбәрләр исемнәре бара: әйтик, Мөхәммәд, Әхмәт, Якуб, Йосыф», – дигән Рөстәм хәзрәт.

Шулай ук ул балаларына исем сайлый алмаган мөселманнарга әби-бабаларының исемнәренә игътибар бирергә киңәш итә.

«Балагызга нинди исем кушарга белмәгәндә, шәҗәрәгезне алыгыз да әби-бабаларыгызның исемнәрен карагыз. Алар – чын мәгънәсендә татар исемнәре, һәм алар һәрвакыт модада булачак», – дигән Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар