Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан хосписы җитәкчесенең олы кызы Наталья Вавилова вафат

Анжела Вавилова исемендәге хосписка нигез салучы Владимир Вавиловның кече кызы биш яшендә яман шештән үлгән иде.

news_top_970_100
Казан хосписы җитәкчесенең олы кызы Наталья Вавилова вафат

Наталья Вавилова — Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына нигез салучы Владимир Вавиловның кызы — вафат булган. Бу турыда фондның социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүген хәбәр иттеләр.

Наталья Вавилова әтисенең ярдәмчесе була, Казан хосписы эшчәнлегендә актив катнаша.

«Наталья юридик факультетны тәмамлады һәм Казан медицина университетына укырга керде. Барлык буш вакытын ул хосписның балалар һәм олылар бүлегендә уздырды. Ул безнең табибларның тәҗрибәсен өйрәнде, оешма командасына волонтерлык чараларын уздырырга булышты. Беренче йорт өчен бик күп эшләде, икенчесен төзүдә ярдәм итте», — дип әйтелә Анжела Вавилова фонды хәбәрендә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, Владимир Вавилов һәм аны хатыны, биш яшьлек кызлары Анжела биш яшендә лейкоздан вафат булгач, хәйрия фондына нигез салды. Хәзер Анжеланың апасы Наталья да вафат булды, диелә бу хәбәрдә.

Матбугат чаралары Наталь Вавиловага февральдә 41 яшь тулуын яза. Мәрхүмәнең үлеменең сәбәбе хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100