Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан хирургларыннан уникаль операция: шикәр чирле авырулар ампутациядән соң аякка баса алачак

Казанда шикәр чирле авыруларга уникаль операция ясалды. Гангрена башланган очракта аякны кисүдән башка чара юк кебек, ләкин Татарстан хирургы могҗиза ясаган.

news_top_970_100
Казан хирургларыннан уникаль операция: шикәр чирле авырулар ампутациядән соң аякка баса алачак

Табиблар әйтүенчә, медицинадагы яңа ысул аякны бот төбеннән кисүдән саклап кала ала, пациентларга протез белән йөрү мөмкинлеге бирә. 

Татарстанның Мамадыш районыннан Мансур Сибгатуллинга шикәр диабеты диагнозы 18 ел элек куела, ул вакытта аңа 36 яшь була. Шул вакыттан бирле Мансур Сибгатуллин табибларның барлык күрсәтмәләрен дә үтәп килә, кирәкле даруларны кабул итә, әмма 2012 елда ул инсулин белән генә тора башлый. Шул вакытта табиблар аның уң аягының артериясендә хасил булган "бөке"не һәм кан әйләнешенең бозылуын ачыклыйлар.  

Аякны кисүгә китерергә мөмкин булган, гангрена, некроз җәрәхәтләре процессларын туктату өчен Республика клиник хастаханәсе табиблары операция ясыйлар. Ләкин Мансур өзлегә. Авыруның тән тукымалары үлә һәм ампутация ясау сорала. 2 август көнне Мамадыш район хастаханәсе табиблары Казан университеты Клиникасы белгечләре белән шалтыратып киңәшләшкәннән соң, Мансурны ашыгыч ярдәм машинасында Казанга озаталар. 

"Табиблар гангренаны вакытында күреп калдылар, афәрин. Мин ампутациясез булмаячагын аңладым.  Бот төбеннән аяклардан мәхрүм калырга әзер идем инде. Ә талантлы табиб чарасын тапты, мин аңа ышандым. Инде 10 көн узып бара, мин терелеп киләм. Мин медицинаның бөтен терминнарын да белеп бетермим, шуңа күрә дөрес аңлата алмыйм", - дип сөйләде Мансур Сибгатуллин. 

"Мускулларының бер өлеше хәрәктсез иде. Без интенсив консерватив, медикаментоз әзерлек уздырдык, артериянең һәм шунтның аерым тармакларының үткәрүчәнлеген тикшердек. Шуннан соң операция ясарга булдык. Операция вакытында үле тукымаларны алдык һәм шунтны аердык, шул сәбәпле яраклы тукымаларны алдык һәм аларны саклап калырга тырыштык. Аяк табаны һәм балтырлары зарарланган авыруның табанын гына кистек. Бер ай, ай ярымнан соң ул протезга баса һәм тулысынча хәрәкәтләнә алачак", - дип сөйләде КДМУның хирургик авырулар кафедрасы доценты, Казанның диабетик табан белән авыручылар үзәге мөдире Константин Корейба.

Бер сәгатьтән кимрәккә сузылган операция вакытында пациент үз аңында була. Хирург сүзләренә, Мансурга махсус арка наркозы ясыйлар. Өзлегүләр булган очракта аягын бот өлешеннән кисүне үзе хәл итә алсын өчен шулай эшләнгән. 

"Безгә кадәр мондый операцияне әле беркем дә эшләмәгән иде. Мәскәүдә ампутациянең мондый очраклары өчен операция ясау алымын эшләделәр, без шуны нигез итеп алып, аны тагын да яхшырттык. Краснодарда моңа охшаганны эшлиләр. Ләкин безнең операция башка. Мәскәү технологиясен яхшырту безгә операция вакытында һәм аннан соң өзлегүләр булу куркынычын киметергә, шулай ук операция вакытын кыскартырга һәм аның техник-хирургик башкарылышын җиңеләйтергә ярдәм итте", - дип сөйләде табиб.

Бу җомгада Мансурны өенә чыгарачаклар. Ул туган өенә, хатыны янына кайтырга тели. Бу уникаль ысул табибларга авыруны 10 көн эчендә гадәти тормышка кайтарырга ярдәм иткән. 

Киләчәктә бу технология безгә, кайбер аспектларны үтәгәндә, аяк кисүне гомумән кулланмаска мөмкинлек бирәчәк. Диабет белән авыручылар, аякларын бот өлешеннән кискәннән соң аякка баса алмыйлар, ә табанны кискән очракта 25 проценты аякка баса. 80 процент җәрәхәтләр төрле дәрәҗәдәге ампутация белән төгәлләнә. Россиядә шикәр чире белән авыручыларга 25 - 35 процент очракта ампутация ясыйлар. Илдә диабетиклар өчен дәүләт програмасы кирәк. Мондый программаны үз вакытында онкология белән авыручылар өчен кабул иткәннәр иде. Диабет өчен дә программа кирәк, юкса без халыкны югалтачакбыз", - дип билгеләп үтте табиб. 

 Констатнин Корейба сүзләренчә, диабет белән авыручыларны дәвалау буенча Россия медицинасының үсеше дөньякүләм дәрәҗә белән тигезләшә. Ләкин аерма да бар:

"Көнбатышта барысы да протез ясарга тырышса, безнең медицина тән тукымаларын һәм органнарны саклап калуга юнәлдерелгән. Без үзебезнең методиканы патентлаштырачакбыз һәм башка табибларга күрсәтәчәкбез, алар безгә килеп өйрәнә алачаклар", - дип җиткерде Константин Корейба.

 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100