«Татарстан» телерадиокомпаниясе журналисты Раил Садретдинов Уфага сәяхәте вакытында башкортларның татарлардан "яхшырак булдырган" эшләрен күргән.
Журналист сәяхәтнамәсе белән социаль челтәрдә уртаклаша.
«Башымда туган уйлар. Милли-мәдәни мохит.
1. Уфа зур темплар белән үсә. Болай барса, 5-10 елда Казаныбызны куып тота бит! "Без яхшырак булдырабыз"ның тормыштагы мисаллары байтак булып чыкты. Тик, шулай булуга карамастан, Уфа үз "душа"сын югалта бара кебек. 2019 елда булганда анда җылылык һәм рух күбрәк иде кебек тоелды. Ә хәзер ул заманчалаша, әмма, нидер югала кебек, дигән хис калды... Борынгылыкны тамырдан кырып, яңача йортлар, бизнес үзәкләр төзегән һәр шәһәргә хастыр бу. Башкортстанга табигать өчен барырга кирәк булса, Казанга кайнап торган рухны тою өчен килергә кирәк!
2. Дини тормыш Уфада нык зәгыйфь, дигән хис калды. Бездәге кайсы гына мәчеткә кермә, тормыш кайнап тора, "движуха". Кайчандыр бердәнбер Диния нәзарәте, «Галия» мәдрәсәсе белән дан тоткан Уфа бит ул! Төп җәмигъ мәчетендә булдык, Ризаэтдин Фәхретдин дә монда күмелгән. Мәчетнең Тукай урамында урнашуы, әлбәттә, күңелдә җылылык уятты, әмма озакка бармады бу хис... Кешеләрдә ничектер салкынлык, битарафлык сизелде.
3. Хәләл ашау урыннары аз. Бик аз. Казанда бу проблема юк дәрәҗәсендә.
4. Юллар – "без яхшырак булдырабыз"ның ачык дәлиле. Стәрлетамактан Уфага, Уфадан Бүздәккә илтә торган 3 полосалы, киң, Европа стандартларына туры китереп эшләнгән юллар үзләренә гашыйк итте! Җырлап барасың. Ә без 2 полосалы М7 Камаз юлына да шөкер итәбез әле... Әмма Октябрьский – Уфа юлы "оставляет желать лучшего". Башкортстан хакимияте бу районнарга да күз салсын иде. Җәйге кызуда бөкедә утыру – җәзаның да җәзасы. Дөрес, төзелеш бара, әмма 2019 елдан ары китмәгәннәр.
5. Башкортның хәтта үз кирпече бар! Тагын балы, аты, курае, чәе... Искитмәле! Үз брендларын шулай алга җибәргән өчен респект һәм «уважуха» башкорт кардәшләргә!
6. Уфа урамнарында йөргән кеше тагын бер нәрсәгә игътибар итми калмас. Башкортча язулар. 2019 ел белән чагыштырганда алар чыннан да күбәйгән. Башкорт кардәшләребез бу яктан чыннан да яхшырак булдыралар. Уфа урамнарында тел мохите бар, димәк. Башкортча язулар беренче булып бирелгән. Моны яшь буын да күреп үсә. Миңа калса, эффекты әле алга таба да булачак. Ә Казан яшьләре моннан мәхрүм. Рус-инглиз элмә такталары белән мыжлап тора Казан…
7. Башкортстан китап нәшриятында басылган китапларның бәясе безнең Татарстан китап нәшриятында чыкканнары белән чагыштырганда – җир белән күк арасы! Уфада, ичмасам, китапны чыкканда ук алырга була. Ә Казанда, складларда 5-6 ел ятып, үтмәс товарга әйләнгәч кенә, китапның бәясе төшә. Инде ул вакытта язучының яңа китабы чыккан була. Ә син әле тегесен дә укымаган... Татарстан китап нәшрияты китап бәясе сәясәте белән бераз халыкка йөз белән борылсын иде. Әйтик, башкорт классик шагыйре Рәми Гариповның яңа чыккан китабы 250 тәңкә. Бездә ул акчага өр-яңа китап алам димә. Яңа китапларның бәясе минимум 400-500дән башлап. Бер капчык китап алып кайттым».