Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан һәм Питер университетында укыткан беренче татар: Хөсәен Фәезханов турында 10 факт

«Россия – Ислам дөньясы» XIV Халыкара форум кысаларында «Хөсәен Фәезханов һәм Шиһабетдин Мәрҗани – бөек галимнәр, дин белгечләре һәм мәгърифәтчеләр» дип исемләнгән VIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе булды. «Интертат» Шиһабетдин Мәрҗани мәчетендә Хөсәен Фәезханов турында яңгыраган кызыклы фактларны тәкъдим итә.

news_top_970_100
Казан һәм Питер университетында укыткан беренче татар: Хөсәен Фәезханов турында 10 факт
Зилә Мөбәрәкшина

Шиһабетдин Мәрҗани исеме бөтен дөньяга мәгълүм. Бер дә арттырусыз, чөнки мөселман илләрендә бөек татар мәгърифәтчесе галимнең хезмәтләрен укып беләләр. Ә менә Казан һәм Санкт-Петербург университетларында укыткан Хөсәен Фәезхановның исеме җәмәгатьчелеккә танытылмаган. Урамда берәр татар кешесен туктатып сорасаң да, дөрес җавап бирә алучы юк.

Кем ул Хөсәен Фәезханов? Ни өчен татар халкы аны Мәрҗани белән бер дәрәҗәдә данларга, күтәрергә тиеш? Мәгърифәтче, Шәрык һәм дин белгече Хөсәен Фәезханов турында кызыклы 10 факт тупладык.

1. Төп белемне мәдрәсәләрдә ала, хәдисләрне яттан белә

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, Хөсәен Фәезхановны дин белгече (теолог) дип санарга кирәк, ди. Нинди генә бәхәс чыкса да, Хөсәен ага, бары тик хәдисләргә нигезләнеп, фикерен әйтә торган була.

Фото: © Салават Камалетдинов

– Хөсәен Фәезхановны Шәрык белгече, тарихчы, археограф буларак кабул итәбез. Ул мәчеттә имам булмаган, җомга намазларын алып бармаган, әмма аны «Хөсәен мулла» дип йөрткәннәр. 1854-1866 еллар аралыгында Хөсәен Фәезханов күчергән кулъязмаларда «Хөсәен мулла күчереп язган», – дип языла.

Хөсәен Фәезханов Шәрык белгече булып өлгергәнче, классик татар мәдрәсәләрендә белем ала. Мөгаллимнәре – үз чорында иң танылган, иң яхшы шәхесләр була: туган ягы – Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында – имам Салих, Апанай һәм Иске таш мәчете имамнары һәм Шиһабетдин Мәрҗани. Шуңа күрә нигез белемне ул дин өлкәсендә ала.

Ризаэтдин Фәхретдин һәм Шиһабетдин Мәрҗани язмаларында Хөсәен Фәезханов турында: «Фикх нигезләрен һәм хәдисләрне бик яхшы белә», – дип языла. Шиһабетдин Мәрҗани һәм башка дин әһелләре белән хат язышканда, аның бик күп тарихи, дини чыганакларга мөрәҗәгать иткәнен күрәбез.

2. Мирасы Россия фәннәр академиясендә саклана

Россия Фәннәр академиясе профессоры, тарих фәннәре докторы Илья Зайцев Хөсәен Фәезхановның мирасы Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалары институтында саклануын әйтте.

– Мәсәлән, 1860 елда Шиһабетдин Мәрҗанинең Хөсәен Фәезхановка атап язылган хаты саклана. Бу документ белән күптән түгел үзем дә таныштым. Соңгы тапкыр аны 1968 елда Миркасыйм Госманов караган булган. Анда барлык документлар – иске госманлы, татар, бер өлеше фарсы, бер өлеше гарәп телендә. Документның беренче битләре – татар һәм чуваш телләре буенча сүзлек язмалары. Бу Хөсәен мулланы бик тә кызыксындырган, – дип ачыклык кертте ул.

Дамир Мөхетдинов исә бүгенге көндә Фәезхановның кулъязма мирасы билгеле булуын, әмма аның дин өлкәсендәге хезмәтләре булмавын әйтте.

– Фәннәр академиясе кушуы буенча, Хөсәен Фәезханов бик күп дини хезмәтләрне күчереп яза. Әлеге кулъязмаларның күчермәсе бездә дә бар. Кулъязмаларны өйрәндек, тикшердек, Хөсәен Фәезхановның китапханәдә шәхси коллекциясендә нинди хезмәтләр булганын да белдек. Хөсәен ага дини белемне өстән-өстән генә өйрәнмәгән, ул аны күчергән һәм хезмәтенең кырыенда шәрехләмәләрен яза барган.

Кулъязмалары тарих, фәлсәфә, дин, мәгърифәт һ.б. өлкәләргә багышланган. Аларны уку, барлау бик мөһим. Шуңа күрә галимнәребез бу хезмәтләрне укый, җәмәгатьчелеккә тарата башлады. Хөсәен Фәезхановның калган әсәрләре – Казан, Касыйм ханлыклары, Болгар турында язылган тарихи хезмәтләре дә безгә мәгълүм. Хөсәен Фәезханов үзенең мөгаллиме Шиһабетдин Мәрҗани белән татар халкына фундаменталь хезмәтләр калдыра.

Әмма бер кызганыч факт: 1866 елда Хөсәен Фәезханов вафатыннан соң, хатыны Бибифатыйма Бикиева, ярлы хәлдә булуы аркасында, кайбер хезмәтләрен сатарга мәҗбүр булган.

3. Казан һәм Санкт-Петербург университетларында укыткан беренче татар кешесе

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Хөсәен Фәезхановның югары уку йортларында белем алмавына басым ясады. Казан һәм Санкт-Петербург университетларында төрек, татар, гарәп телләрен, каллиграфия фәнен укытса да, аның классик дини белеме булган.

Фото: © Салават Камалетдинов

– Профессор Мирза (Александр) Казембек йогынтысында Хөсәен Фәезханов Шәрык белгече буларак формалаша. Шулай итеп, Хөсәен Фәезханов бер яктан – мөселман дин белгечләрен, икенче яктан Шәрык белгечләрен, тюркологларны берләштерә. Хөсәен Фәезханов – Казан һәм Санкт-Петербург университетларында укыткан татар кешеләреннән беренче дин, Шәрык белгече.

XIX гасырда гади гаиләдән авыл баласының шундый карьера ясавы – бик кызыклы хәл. Ул 1866 елда 43 яшендә вафат булган. Әгәр тагын 20 ел булса да яшәгән булса, Фәезханов Санкт-Петербургта университетның беренче татар профессоры булырга мөмкин иде. Хөсәен ага татарлар арасында археология җәмгыяте әгъзасы була.

4. Татар-мөселман мәдрәсәләрендә реформа үткәрергә – рус телен укытырга өндәгән

Дамир хәзрәт Мөхетдинов Хөсәен мулланың, хәдискә таянып, кадимчеләр лидеры Исмәгыйль әл-Кышкарыйга рус теле укыту кирәклеген исбатлавын мисал итеп китерде.

Фото: © Википедия

– Хөсәен Фәезханов – татар халкы өчен иң мәшһүр мәгърифәтче. Казанда белем алганнан соң, Александр (Мирза) Казембек чакыруы буенча, Санкт-Петербург университетына укырга китә. Европадагы дөньяви белемне үзләштерә, мәдрәсәләрнең нинди булырга тиешлеге турында хезмәтләр язып калдыра. Татар дөньясы, мөселманнар башка халыклар белән бер дәрәҗәдә булырга теләсә, алар үзләренең мәдрәсәсендә рус теле, дөньяви фәннәрне укытырга тиеш, дигән фикердә була. Ягъни ул мәдрәсәләрдә реформа үткәрү зарурлыгын әйтә («Ислах әл-Мәдәрис» хезмәте, татар мәдрәсәсендә укытуның яңа методикасы турында. 1862-1863)

Исмәгыйль әл-Каршкарый белән очрашуда пәйгамбәр сүзләрен әйтә: «Кем башка халыкның телен өйрәнә, үзен, ким дигәндә, аның зыяныннан саклый». Хөсәен Фәезханов үзен хәдис белгече буларак күрсәтә: фикерен хәдисләргә нигезләнеп дәлилли, хәдисне кем һәм кайчан тапшырганын әйтә. Хөсәен Фәезханов Кашкарый белән профессиональ телдә сөйләшә, аны хәдисләрне яхшы белүе белән таң калдыра. Кашкарый: «Бу кеше хәтта шайтанны да үзенең фикеренә күндерә алыр иде», – дигән.

Фәезханов вафат булгач, Шиһабетдин Мәрҗани үзенең шәкерте турында: «Белеме, эше, зирәклеге һәм динилеге белән тиң кешене хәзер кайдан табарга инде», – дип яза.

5. Үзе дә башкаларга үрнәк – 23 тел белгән!

Бу фактка бик күпләр шакката. Дамир Мөхетдинов Хөсәен Фәезхановның 23 тел белүен әйтә.

– Угыз, чагатай, чуваш, мари, госманлы, гарәп, фарсы, рус һ.б. – барлыгы 23 тел белгән. Бу – бик гаҗәп! Меңләгән бит тәшкил иткән хезмәтләрне күчереп язган, алар бүген Санкт-Петербургта Россия Фәннәр академиясендә саклана.

6. Россия мөселманнарын берләштерү моделен төзегән

Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров мәгърифәтче Хөсәен Фәезхановның Россия мөселманнарын берләштерү моделен төзегән булуын әйтте.

Фото: © Абдул Фархан

– Гасыр ярым элек Хөсәен Фәезханов «Рисалә» һәм «Ислах әл-Мәдәрис» хезмәтләрендә өммәтебезнең мәгариф реформасы концепциясен төзи. Галимнең хезмәтләре безнең заманда гына тулысынча билгеле булуына карамастан, алар XIX гасыр азагында татар мәгърифәтчеләренә, җәдидчеләренә мәгариф реформасын тормышка ашырырга зур йогынты ясаган.

«Тәрҗеман» газетасын чыгарган Исмәгыйль Гаспралы 130 ел элек Хөсәен Фәезханов төзегән мәгариф реформасы планнары турында беренчеләрдән булып язып чыга. Хөсәен Фәезханов урталыкны саклау һәм сабырлык принципларын алга сөрә, Көнбатыш цивилизациясенең техник казанышларын, фәнни методикасын кулланырга өнди. Ул шул ук вакытта белемне туган телдә бирүне кертергә омтыла. 1850 елларда мәдрәсәләрдә дәресләр гарәп һәм фарсы телләрендә укытыла, ә дөньяви фәннәр бөтенләй керми.

Хөсәен Фәезханов, мәдрәсәләрдә мәгариф системасын үзгәртү планнары белән беррәттән, Россия мөселманнарын дини идарәләр нигезендә берләштерү, хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек, җирле үзидарәдә катнашу моделен төзи. Ул башкалада фәнни җәмәгатьчелек белән диалог булдыруга ирешә.

7. Татарның кем булуы турында Мәрҗанигә караганда иртәрәк уйланган

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков мәгърифәтче Хөсәен Фәезхановның тарихчы булуы турында диссертация язарга кирәклеген әйтте. Аның мәгълүматлары буенча, Фәезханов татарлык, татар тарихы турында Шиһабетдин Мәрҗанигә караганда иртәрәк уйлана башлаган.

Фото: © Абдул Фархан

– Кызганыч, Фәезханов – әлегә кадәр тиешенчә бәяләнмәгән фигура. Шактый күп материаллар басылса да, без әле аларның мәгънәсе турында җитди уйланганыбыз юк. Конференция алдыннан мин кайбер материалларны махсус кабат карадым һәм Фәезхановның тарихчы булуы турында диссертация язарга кирәклеген әйтә алам. Аның идеяләрен Шиһабетдин Мәрҗани фикерләре белән чагыштырып карасак, бик кызыклы фактлар ачылырга мөмкин.

Чынлыкта, эш тагын да җитдирәк. Минем кулда Фәезханов хезмәтләре җыентыгына эләкмәгән кыскача татар тарихы бар. Ул күләме буенча зур түгел, әмма Мәрҗанинең татар тарихы турында хезмәте концептуаль планда төгәл шушы өлге буенча төзелгән. Фәезханов татарның кем булуы турында, тарихы турында Мәрҗанигә караганда иртәрәк уйлана башлаган.

Дамир Мөхетдинов Хөсәен Фәезхановның идеяләрен Шиһабетдин Мәрҗани тормышка ашырган булуын әйтте.

– Хөсәен Фәезханов 43 яшендә вафат була. Яшьли үлүе аркасында, аның күп хезмәтләре кулъязма рәвешендә, дөнья күрми калган. Фәезхановның фикерләре Мәрҗанинең төп хезмәтләренә кергән. Шиһабетдин Мәрҗани Хөсәен Фәезханов идеяләренә таянып, мәдрәсә реформасын тормышка ашыра, татар укытучылары мәктәбенә нигез сала.

8. Хөсәен Фәезхановның 1823 елда туганы билгеле булды

Түбән Новгород дәүләт лингвистика университеты профессоры Ольга Сенюткина моңарчы 1828 елгы булып исәпләнгән Хөсәен Фәезхановның 1823 елда туганын ачыклаган.

Фото: © Абдул Фархан 

– Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте инициативасы белән, мин Хөсәен Фәезхановның тормышын өйрәнә башладым. Фәезхановның туган елы моңарчы бәхәсле иде. Фәезхановның 1866 елда 38нче яшендә вафат булганын профессор Николай Веселовский теркәп куйган һәм үз хезмәтендә мәгърифәтче турында кыскача белешмә биргән. Бу мәгълүмат рус библиографик сүзлегенә кергән. Фәезхановны өйрәнә башлаган Казан галимнәре дә бу датага таянган.

Академик Миркасыйм Госманов Хөсәен Фәезхановка багышланган хезмәтендә мәгърифәтченең туган елын башта 1828 ел дип күрсәткән, ләкин соңрак моңа шикләнә башлаган, чөнки 1821 елда туган булуы турында чыганак тапкан. Миркасыйм Госманов бу датага да тулысынча ышанып бетмәгән.

Мин булган документларны – ревизия кенәгәләрен тикшердем. 1834 елгы ревизия документында Хөсәен Фәезхановка – 11 яшь, 1850 елгы халык санын алганда – 27 яшь, 1857 елгысында – 34 яшь дип теркәлгән. Ревизия кенәгәләренең берсе дә 1828 елны бирми. Гади арифметик исәпләү ясасак, без 1823 елга тукталабыз», – диде Ольга Сенюткина.

Сүз уңаеннан, Хөсәен Фәезхановның Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылы зиратындагы кабер ташында туган елы 1828 ел дип язылган.

9. Совет чорында Хөсәен Фәезхановның мирасын тирәнтен өйрәнгән галим – Миркасыйм Госманов

Совет власте килү белән, озак еллар Хөсәен Фәйзханов исеме онытыла, аны беренче булып 1977 елда академик, тарихчы Миркасыйм Госманов өйрәнә башлый. Аның кызы, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры, тарих фәннәре докторы Диләрә Госманова әйтүенчә, Миркасыйм Госманов дин белгечләре Хөсәен Фәйзханов белән Ризаэтдин Фәхретдинне белемнәре, фәнгә керткән өлеше буенча бертигез дәрәҗәдә санаганын әйтте.

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

Моннан тыш, 1978 елда «Казан утлары» журналының 9нчы санында Шиһабетдин Мәрҗани белән Хөсәен Фәезхановның гыйльми тандемы турында мәкалә язган. Аның фикеренчә, Мәрҗани Фәезхановның кулъязмада, басылмыйча калган идеяләрен югалудан саклап кала, аларны баетып, төрле чыганаклар белән нигезләп, үз хезмәтләрендә гыйльми хәрәкәткә кертә.

– Әтиемнең «Хөсәен Фәезхановның якты хыялы» дигән монографиясе моннан 40 ел элек – 1980 елда дөнья күрә. Быел без аны яңадан бастырып чыгардык.

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

Тарих битләренә күз салыйк әле. Хөсәен Фәезханов вафат булып, 1917 елга кадәр аның турында уннан артык булмаган хезмәт басылып чыга. Аларны Шиһабетдин Мәрҗани, Әхмәтзәки Вәлиди, Ризаэтдин Фәхретдин яза. Ризаэтдин Фәхретдин исә «Асар» дигән тарихи библиографик хезмәтендә (1908 ел, 2нче том) галимнең киңкырлы биографик очеркын бастыра. Соңрак «Шура» журналының алты санында Фәезхановның укытучысы Мәрҗанигә язган 27 хатын бастырып чыгара. Фәхретдинның тырышлыгы бәяләп бетергесез, чөнки ул хатларның төп нөсхәсе сакланып калмаган диярлек.

1920-1950 елларда Хөсәен Фәезханов исеме бик телгә алынмый. Мәсәлән, Җамал Вәлиди, Габдрахман Сәгъди, Галимҗан Ибраһимов кебек галимнәрнең хезмәтләрендә генә атап үтелә. Биографик характердагы беренче зур булмаган мәкалә 1956 елда «Совет әдәбияты» журналының 8нче санында чыга. 1966 елда «Казан утлары» журналында Миркасыйм Госмановның Фәезхановның шәхесе, мирасына кагылышлы ике зур мәкаләсе басылып чыга («Яңа табылган әдәби, тарихи истәлекләр»).

Әмма 1980 елда Миркасыйм Госмановның «Хөсәен Фәезхановның якты хыялы: тормышы һәм эшчәнлеге турында повесть» дип исемләнгән китап беренче фәнни монографик хезмәт була. Хезмәт фән кешеләре һәм киң җәмәгатьчелек өчен языла, анда Хөсәен Фәезхановның караламалары, шәхси хатлары һәм башка документларының тәрҗемәсе һ.б. архив язмалары тәкъдим ителә.

Миркасыйм Госманов җитәкчелегендә Казан университетының археографик группасы Хөсәен Фәезхановның туган ягында 1964, 1986, 1987, 1989 елларда экспедициядә була. Экспедицияләр вакытында алар Хәбибулла хәзрәтнең төпчек улы Габделбәр Хәбибуллин архивында Хөсәен Фәезхановның автограф-хатын табып алалар. Алар аның каберен дә зиярәт кыла, ләкин кабер бик ташландык хәлдә була, кабер өстендә таш булмый. Шулай, 1960-1970 ел аралыгында барлыгы 10нан артык архив һәм фондта эзләнүләр алып барыла. Хөсәен Фәезхановның күпсанлы хатларын хәзерге татар, рус телләренә тәрҗемә итү эше башкарыла.

Миркасыйм Госманов Фәезхановның иран телендәге хезмәтләрен тәрҗемә иткәндә, иран белгече-текстолог Гөлсем Галимовага да мөрәҗәгать итә, – диде Миркасыйм Госмановның кызы Диләрә Госманова.

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

10. Нәсел дәвамчылары Төркия, Германиядә яши

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Хөсәен Фәезхановның нәселе зур булуын әйтте.

– Ике баласы кечкенә вакытларында ук вафат булган. Бибигайшә, Бибизәйнәп һәм Әминә исемле өч кызы иң яхшы гимназияләрдә белем алган. Бер кызының нәселе – атаклы кешеләр, оныклары да билгеле. Бер кызының нәсел дәвамчылары хәзер Германиядә һәм Төркиядә яши.

Безнең Хөсәен Фәезхановның туганнары белән күрешкән-очрашкан булмады. Ләкин аның авылында Хөсәен Фәезхановны беләләр, кабере урыны да билгеле. Авыл мәктәбе дә аның исемен йөртә. Түбән Новгородтагы ислам институтын да Хөсәен Фәезханов исеме белән атадык, – диде ул.

  • Хөсәен Фәезханов –- 1823 елда Сембер губернасы (хәзер Түбән Новгород өлкәсе) Сафаҗәй (Сабачай) авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылында ала. 1850 елда Казанга килә. Мәрҗания мәдрәсәсендә Шиһабетдин Мәрҗанидән дәресләр ала. 1854 елда аны Көнчыгыш телләрне укытырга Санкт-Петербургга эшкә чакыралар.
  • Казан университетының Көнчыгыш бүлеге 1855 елда Санкт-Петербургка күчерелгәннән соң, Александр (Мирза) Казембек һәм Илья Березин тәкъдиме белән, X.Фәезханов башкала университетына төрек-татар теле укытучысы итеп чакырыла. Мәгариф министры 1857 елның 24 ноябрендә генә X.Фәезхановны Санкт-Петербург университетының төрек-татар телләре укытучысы итеп билгеләргә рәсми рөхсәт бирә. 5 елдан соң, 1862 елда, ул, сенат указы белән, Көнчыгыш телләре факультетының лекторы итеп билгеләнә.
  • 1858 елда Мәскәүгә тышкы эшләр архивына эшкә җибәрелә. Ул анда Кырым татарларына караган күп кенә материаллар алып кайта. 1860 елда Касыйм шәһәренә археологик экспедициягә бара. 29 мөселман кабер ташларының күчермәсен алып кайта. Тарихчы Зерновтан материалларны файдалану өчен рөхсәт сорый. Касыйм ханлыгы турында яза. Мөселман кулъязмаларын төзәтүгә күп көч куя. Татар теле грамматикасы буенча дәреслек, төрки телләр сүзлеге һәм хрестоматияләр төзи. Бу – аның эшчәнлегенең ике мөһим тармагы.
  • 1862 елда «Краткая татарская грамматика»ны яза. Грамматикасы сакланмаган. Санкт-Петербургта 95 битлек 1 нөсхәсе бар. Ул аны Мәхмүтов дәреслегенә нигезләнеп яза. 7 килеш, 3 заман. Ул – татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле. 1861-1862 елларда «Чулпан» газетасы чыгару уе белән янып йөри.1866 елда, сәламәтлеге какшау сәбәпле, туган ягы Сафаҗәйгә кайта, шунда вафат була.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100