news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан халкы быел ял итәргә кайларга бара?

Казан халкы быел ял итәргә кайларга бара?

news_top
Казан халкы быел ял итәргә кайларга бара?
Казан халкы җәйге ял өчен Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи шәһәрләрен, Грузияне сайлаган. Бу исемлеккә Грузиянең Батуми курорты һәм Тбилиси шәһәре кергән. Әлеге мәгълүматны OneTwoTrip сәяхәтләр сервисы хәбәр итә.

"2019 елда әлеге исемлектә Сочи шәһәре беренче урында тора. Ул Мәскәүне икенче урынга калдырды. Исемлектәге беренче унлыкка Батуми килеп керде. Грузиянең диңгез буендагы шәһәре уникенче урыннан тугызынчы урынга күтәрелде", диелә бу хәбәрдә.

Рейтингтан күренгәнчә, Казан халкы диңгез ярында кыйммәт булмаган ялны үз итә. Яки яхшы экскурсия программасы булган сәяхәтләргә чыгып китә. Нигездә, Россия шәһәрләре буйлап. Шулай ук Прага һәм Париж популяр юнәлеш булып кала. Алар 2019 елгы рейтингта урыннарын бераз гына үзгәрткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар