news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Kazan Halal Market» ярминкәсендә йөзгә якын компания үз продукциясен тәкъдим итәчәк

news_top
«Kazan Halal Market» ярминкәсендә йөзгә якын компания үз продукциясен тәкъдим итәчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

13 майда «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисади форумы кысаларында «Казан» агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара сәүдә ярминкәсенең рәсми ачылышы була. Россиянең иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгында Ислам дөньясы илләренең алдынгы компанияләреннән тиешле сертификация белән азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел ярминкәдә Россия Федерациясеннән 100гә якын компания катнашачак, шул исәптән Әфганстан, Беларусия, Үзбәкстан, Казахстан, Әзәрбәйҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Төркия, Һиндстан, Согуд Гарәбстаны Корольлеге һәм Судан җитештерүчеләре булачак.

Ярминкәдә тәкъдим ителәчәк барлык продуктлар һәм хезмәтләр төрле сертификацияләү оешмаларыннан хәләл сертификатларга ия һәм өстәмә рәвештә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты тарафыннан тикшерелгән. Аерым алганда, эксперт-белгечләр ярминкәдә катнашучыларның чималын һәм продукциясен, шулай ук чараны уздыру зоналарын «Хәләл» стандартларына туры килү-килмәвен тикшергәннәр. Моның өчен агросәнәгать паркы мәйданчыгыннан хәләл булмаган продукция тулысынча чыгарылган, чисталыкка ирешү өчен бина эче һәм җайланмалар, сату урыннары җентекләп чистартылган.

2025 ел йомгаклары буенча, Татарстан Республикасында «Хәләл» продукция җитештерү күләме АПК предприятиеләре белешмәләренә караганда, 149,1 млрд сумлык, ягъни 354,4 мең тонна булган. 2025 елда Татарстан Республикасының 45 млн долларлык «Хәләл» стандарты продукциясе экспортланган, 2024 ел белән чагыштырганда үсеш - 3,2% «Хәләл» продукция белән тәэмин итү үсеше «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Агымдагы елның 4 ае нәтиҗәләре буенча, «Хәләл» продукция экспорты 16,5 млн доллардан артыграк булган, нигездә бу сөт, ит һәм кондитер продукциясе. 2026 елга «Хәләл» продукция экспортын 50 млн доллардан арттыруга ирешү бурычы куелган.

«Хәләл» продукциянең төп импортерлары булып, БДБ илләре, Монголия, Бразилия, Гыйрак, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре санала. Шул ук вакытта Көньяк-Көнчыгыш Азия, Төньяк Африка илләре ягыннан да кызыксыну арта.

«Хәләл» юнәлеше буенча төп экспортерлар: «Акульчев» (кондитер әйберләре), Эссен-Продакшн (кондитер әйберләре, соуслар), «Агросила» холдингы (ит продукциясе), «Кәүсәр» АХҖК (ит продукциясе), «Вамин-Татарстан» (атланмай, сыр).

«Kazan Halal Market» 13-17 майда 8:00-19:00 сәгатьләрдә эшләячәк. Адрес: Казан шәһәре, Аграр ур., 2 йорт. . Керү ирекле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар