Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан гимназиясендә балаларны үтерү җинаятен тикшергән полковникны кулга алганнар

news_top_970_100
Казан гимназиясендә балаларны үтерү җинаятен тикшергән полковникны кулга алганнар
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Мәскәүдә Казан гимназиясендә балаларны һәм өлкәннәрне атып үтерү буенча җинаять эшен тикшерүче полковник Александр Избенконы кулга алганнар. Аны, акча туздырган, дип шикләнәләр. Моны «База» телеграм-каналы яза.

Избенко Тикшерү комитетының Баш тикшерү идарәсенең Оешкан җинаять эшчәнлеге һәм үткән еллардагы җинаятьләрне тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары вазифасында эшләгән. Ул РФ Җинаять кодексының 160нчы маддәсе буенча җинаятьләрнең ике эпизоды буенча гаепләнә (аеруча зур күләмдә акча үзләштерү яки туздыру). Избенкога карата җинаять эше 12 октябрьдә кузгатылган, полковникны 26 октябрьдә тоткарлаганнар.

Илназ Галәвиевнең мәктәпкә һөҗүм итү җинаятен тикшерү төркеме белән җитәкчелек итүдән тыш, Избенко 2011 елда Ту-134 һәлакәте, Внуково аэропортында бизнесджет һәлакәте, Мисырның Синай ярымутравы күгендә Airbus A321 авиаһәлакәте (225 кешенең гомере өзелде) турындагы башка резонанслы эшләрне тикшерүдә катнашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100