Казан гимназиясендә 9 кешене үтергән Галәвиев хөкем карарын Югары судта шикаять итмәгән
2021 елның маенда Казанда 175 нче гимназиядә 9 кешене үтергән өчен гомерлеккә хөкем ителгән Илназ Галәвиев хөкем карарын РФ Югары судында шикаять итмәгән. Бу турыда РИА Новости суд материалларына сылтама белән хәбәр итте. Документлардан күренгәнчә, шикаять итү срогы чыккан.
Татарстан Югары суды 2023 елның 13 апрелендә чыгарган карарда Галәвиевка махсус режимлы колониядә гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү, зыян күрүчеләргә 22 млн күләмендә мораль зыян өчен компенсация, 200 сум штраф билгеләнә. Шул ук елның августында апелляция инстанциясе әлеге карарны үз көчендә калдыра. Шуннан соң 6 ай дәвамында Галәвиев хөкем карарын шикаять итә ала иде, бу турыда аңа судта аңлатканнар.
Тик, РФ Югары судында раслаганча, хөкем карарына кассация шикаяте әле дә бирелмәгән. Шулай итеп, кассация шикаяте бирү срогы узган. Узган срокны кабат кайтару мөмкин, ләкин моның өчен җитди сәбәп, мәсәлән авыру, булырга тиеш.
Фаҗига 2021 елның 11 маенда булды. Илназ Галәвиев 175 нче гимназиягә кереп ут ачты. Хәзер ул халык телендә «Кара дельфин» дип аталган 6 нчы төзәтү колониясендә, дип яза «Татар-информ».
