Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан гимназиясендәге атыш кайтавазы

Коралларны тикшерү, мәктәпләрдә өстәмә акча җыюлар һәм массакүләм эвакуацияләү... Казанда атыш оештыручы кемнәргә эш өстәде? «Татарстан-24» Казан гимназиясендәге атышның татарстанлылар тормышы өчен нинди нәтиҗәләргә китерүе ачыклый.

news_top_970_100
Казан гимназиясендәге атыш кайтавазы
архив tatar-inform

175 нче гимназиягә халык йөрүдән туктагач, балалар үзләре күрше 174 нче мәктәпкә укырга йөри башлагач, нәтиҗә ясар вакыт җитте. Беренче көннәрдә үк бер банкның зыян күргән гаиләләрнең кредитларын һәм ипотекаларын гамәлдән чыгарырга әзер булуы билгеле булды, интернетта кешеләр җинаятьченең фикердәшләрен таба һәм аларга каршы көрәш башлады, ә шәһәрнең чәчәк кибетләрендә канәферләр дефициты теркәлде. «Татарстан-24» фаҗиганең республика тормышында ничек чагылыш табуын өйрәнде.

Корал саклау петицияләре һәм прокурор тикшерүләре

Фаҗигадән соң икенче көнне интернетта махсус бүлекчә хезмәткәрләренең уку йортларын саклау сыйфатында беркетү тәкъдиме белән петиция барлыкка килде. Төп аргумент — балаларның тормышын өлкән яшьтәге вахтерлар түгел, кулларында корал булган профессионаллар сакларга тиеш. Әмма хәзерге вакытта Росгвардиянең мондый вәкаләтләре юк. Һәр мәктәпкә кораллы росгвардиячене куеп булмаячаклыгын да билгеләделәр, чөнки кешеләр җитмәячәк. Әмма петициягә инде 11 меңгә якын кулланучы имза салган, ә Татарстан мәктәпләрендә массакүләм прокурор тикшерүләре башланды. Аларның төп максаты — укучыларның һәм педагогларның тормышын саклау өчен нинди куркынычсызлык чаралары күрелүен ачыклау.

«Унификацияләнгән таләпләр: янгын куркынычсызлыгы, мониторинг чаралары, керү урыннарында рамкалар булу, куркынычсызлык хезмәткәрләре, видеокүзәтү булу — болар һәр мәктәптә булырга тиешле элементар әйберләр», — дип белдерде ведомство позициясен Казанның Вахитов районы прокуроры урынбасары Нияз Мотыйгуллин.


Шәхси сак предприятиесе мәсьәләсе дә көн кадагына менде: бер яктан, мондый предприятиеләрнең хезмәтләре бик кирәк, икенче яктан, бу күпләр өчен чыгымлы булып чыкты (хәтта түбән бәяләргә дә карамастан: уртача, бер баладан аена 200 сум тирәсе). Ә алар өчен мәктәпләрдә акча җыю катгый тыела. Ягъни мәктәп директорлары тозакка эләкте: әти-әниләрдән түләтә алмыйлар, сак хезмәтен үз көчләре белән тәэмин итү — нык чыгымлы, ә дәүләт аның өчен акча бирми.

«Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә кирәк, мәктәпнең гамәлгә куючысы бар һәм ул финанслауны тулы күләмдә тәэмин итәргә тиеш», — дип белдерде Мотыйгуллин.


Путин селекторы: геройларны бүләкләү һәм контрольне көчәйтү

Фаҗигадән соң ике көн узгач, РФ президенты Владимир Путин педагогларны күрсәткән батырлыклары өчен бүләкләү турындагы тәкъдим белән чыгыш ясады. Дәүләт башлыгы Казандагы фаҗига уку йортларының куркынычсызлык мәсьәләсендә проблемалар барлыгын күрсәтүен билгеләде.

Тикшерү комитетына җентекләп тикшерү үткәрергә, ә шәхси утлы корал хуҗаларына карата таләпләрне арттырырга һәм аның әйләнешен контрольдә тотуны көчәйтергә йөкләнде. Дәүләт Думасы корал әйләнешен контрольдә тотуны катгыйландыруны хуплады. Үзгәрешләрне «Корал турында»гы һәм «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы кануннарга кертергә тәкъдим итәләр. Беренчесенә «корал тотуга медицина ягыннан каршылыклар» төшенчәсен кертү планлаштырыла, ә исемлекнең үзен Хөкүмәт билгеләячәк. Комиссияне бары тик дәүләт клиникаларында гына узарга мөмкин булачак. Ул үз эченә психологик тестны һәм канның химик анализын алачак.

Хуш, корал!

Бер атна да узмады, Татарстанда корал булган кешеләрне масштаблы тикшерүләр башланды. Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, Галәвиев, артык мәшәкатьләнмичә ау мылтыгы сатып алган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында тикшерү нәтиҗәләрен игълан иттеләр: мәсәлән, Әгерҗедә 64 яшьлек пенсионерда мылтык, ау карабины һәм затвор табылган. Җинаять эше «Коралны законсыз сатып алу, тапшыру, сату, саклау, ташу яки йөртү» маддәсе буенча кузгатылган. Әтнә районының Күңгәр авылында 36 яшьлек кеше гаражында мылтык табылган. «Законсыз корал ясау» маддәсе буенча эш кузгатылган. Хәзер бу эшләрнең фигурантларына читкә чыгу тыела, тикшерү бара.

Барлыгы исә, Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада 45 меңгә якын корал хуҗасы бар. Үткән атнада рогвардиячеләр ике меңнән артык кешене йөреп чыккан, кырык корал тартып алынган.

Ата-аналар фобиясе һәм яңача ОБЖ

Фаҗигадән соң дүрт көн үткәч, әти-әниләр һәм укучыларга әйберләрен 175 нче гимназиядән алырга рөхсәт бирделәр. Беренче чиратта чыгарылыш сыйныф укучыларына рюкзакларын, алмаш аяк киемнәрен, мәктәп кирәк-яракларын бирделәр. Барлык әйберләр дә урамга чыгарылган һәм территориягә керү юлында калдырылган иде. Класслап керттеләр, бер класска 15 минут бирелде.

Һәлак булган балаларның әти-әниләренә килгәндә, аларның кайгыларын әйтеп бетерерлек түгел. Барысы да әле яңа башлана гына.. . Психологлар фикеренчә, хәзер ата-аналарның галлюцинациясе дә башланырга мөмкин: алар үлгән балаларның тавышларын "ишетә" яки хәтта аларны "күрә" дә алалар. Психологлар һәм якыннары балаларын югалткан әти-әниләр өчен бу мөмкин булган халәт икәнен, ул үтеп китсен һәм фаҗигане кабул итү өчен вакыт кирәклеген аңлатырга бурычлы. Ата-аналарда үз-үзләренә кул салу турында уйлар барлыкка килсә, алар ашаудан һәм йокыдан баш тарта икән, бу вакытта инде медицина ярдәме күрсәтә алачак психиатрга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Атышта исән калган балаларга психотерапевтлар күбрәк дуслары яки әти-әниләре белән табигатьтә булырга киңәш итә.

Гимназиядәге атыштан соң беренче уку көнендә, яраланучылар гына түгел, тагын берничә йөз укучы да дәрескә килмәде. Кайбер әти-әниләр укуны дәвам итү куркынычсыз түгел дип санадылар һәм балаларны өйдә калдырырга карар кылдылар. Моннан тыш, ата-аналар төркемнәрендә уку елын вакытыннан алда төгәлләү тәкъдиме туды.

«Дистанцион форматка берәү дә күчми, Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, көндезге форматта укыйбыз. 175 нче гимназия буенча якын көннәрдә аерым карар кабул ителәчәк», — дип шәрехләделәр Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгында.


Берничә көннән 175 нче гимназиянең 9 нчы сыйныф укучыларының рус теле буенча гына имтихан тапшырачаклыгы билгеле булды. Һәм имтиханны тапшыру вакыты арттырылачак. Имтихан вакыты 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен дә артачак, дип хәбәр ителә. Мондый карар мәктәп укучылары кичергән стресс белән бәйле рәвештә кабул ителгән.

175 нче гимназиядәге ремонтка килгәндә, ул психологларның теләген исәпкә алып уздырылачак. Интерьер укучыларга психологик куркуларны җиңәргә ярдәм итәргә тиеш.

Кайбер мәктәпләрдә укытучылар ОБЖ дәресләрендә куркынычсызлык нигезләрен укытырга мөмкинлеген искә төшерде һәм укучыларны һөҗүм очрагында ничек дөрес сакланырга кирәклегенә өйрәтә башладылар. Парталар, шкафлар, хәтта дәреслекләр дә эшкә җигелде.

Мәктәпләрне массакүләм эвакуацияләү һәм фейк-террор

Фаҗигадән соң Казан буйлап эвакуацияләр дулкыны узды: дәресләр 18 нче, 72 нче, 169 нчы, 171 нче, 7 нче һәм 122 нче гимназияләрдә һәм Иннополис лицеенда өзелде. Ә тагын бер атнадан соң 67 нче, 8 нче, 71 нче, 161 нче, 101 нче һәм 34 нче мәктәпләрнең электрон почтасына шартлату җайланмалары куелуы турындагы ялган хәбәрләр килде. Короленко урамындагы 34 нче мәктәптә чыгарылыш кичәсен туктатырга туры килде. Бөтенесе дә ялган куркыту булып чыкты. Ә 67 нче мәктәпнең электрон адресына тагын да куркынычрак хат килде: кемдер үзен 19 яшьлек Илназ Галәвиевның дәвамчысы дип игълан итте. Аноним белдергәнчә, мәктәпкә шартлаткыч җайланма куелачак. Урынга махсус хезмәтләр килде, алар бинаны тикшерделәр һәм хәбәрнең ялган булуын җиткерделәр.

Тагын берничә көннән Казанда бер кеше ике мәктәптә атыш турында фейк таратты. Бу кеше Казанның 20 нче һәм 34 нче мәктәпләрендә янәсе камуфляж киемнән һәм корал тоткан кеше булуын сөйләгән. Бер сәгать дәвамында тәртип сакчылары уку учреждениеләре территориясен тикшерде һәм шикле берни дә тапмады.

Роскомнадзор белгечләре Казан гимназиясендә атыш турында деструктив мәгълүмат булган өч йөздән артык сылтаманы юкка чыгарды. Фаҗига вакытыннан ике атна ярым вакыт узды, әмма социаль челтәрләрдә тикшерелмәгән мәгълүматларны таратучы ялган битләр шактыйга артты. Моннан тыш РФ Генпрокуратурасы атышны оештыручы исем-фамилиясе белән теркәлгән ун аккаунты ябу турында таләп чыгарган. Ул аккаунтларның атыш оештыручы га катышы юк.

Фаҗига тагын нәрсә белән истә калды?

Эчке эшләр министрлыгы Галәвиевтан сорау алган видеоны интернетка чыгарган полиция хезмәткәренең эштән китүе турында хәбәр итте. Анда җинаятьченең ярсулы хәлдә беренче күрсәтмәләр бирә. Ул челтәрдә фаҗигадән соң бер-ике сәгать узгач ук барлыкка килде. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында әлеге факт буенча тикшер үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча хезмәткәрне эштән чыгару турында карар кабул ителде. Моннан тыш, аның җитәкчесе катгый дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Аннары хезмәткәрне эш урынына кайтару таләбе белән петиция булдырылды.

Теракт булганда башкача сигнал булырга тиеш дигән тәкъдим дә чыкты. Әмма барлык куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләр турында халыкка бер рәвешле сигнал итеп хәбәр итәчәкләр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында һәр хәвеф-хәтәр өчен яңа сигнал бирү — мәгънәсез, дип аңлаттылар. Шуңа күрә нинди куркыныч булса да «Барыгызга да игътибар!» дигән бердәм сигнал белән хәбәр җиткерү карары кабул ителде. Әгәр дә сез мондый сигналны ишетсәгез, телевизор яки радионы шунда ук кабызырга тырышыгыз. Анда кирәкле бөтен мәгълүмат трансляцияләнәчәк. Әгәр андый мөмкинлек юк икән, 112 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, анда нәрсә булганын һәм ничек хәрәкәт итәргә кирәклеген сөйләячәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100