Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге Ислам турында лекцияләр укуын дәвам итә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Казан Кремлендә «Казанның мәдәни коды» күргәзмәсендә Казан гидлары өчен хаҗга багышланган лекция узды. Бүлек җитәкчесе Ленар хәзрәт Хамматов хаҗның төп аспектлары һәм аның рухи яктан әһәмияте турында сөйләде.
Экскурсоводларга 1880 елда хаҗ кылган мөхтәрәм татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең хаҗ кылу тарихы һәм юл язмалары кызыклы булды. Ленар хәзрәт шулай ук шәмаил кебек сәнгать төре турында мәгълүмат белән уртаклашты. Ул, кәгъбә сурәте төшерелгән шамаилне күрсәтеп, андагы язмаларның мәгънәләрен аңлатты, диелә хәбәрдә.