news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан галимнәре колорадо коңгызын юк итә торган бөҗәк уйлап тапкан

news_top

Казан галимнәре авыл хуҗалыгы өлкәсендә ачыш ясаган: колорадо коңгызын һәм аның личинкаларын ашый торган уникаль бөҗәк чыгарганнар. Бу хакта «Татарстан-24» яза.

Бу яңа бөҗәкне падизиус дип атаганнар. Хәзерге вакытта аны Мамадыш районы кырларында сыныйлар. Экспериментның беренче нәтиҗәләре белән галимнәр бу сезонда ук уртаклашырга ниятли.

Падизиус үсемлекләргә зыян китермичә, сайлап эш итә, һәм шул ук вакытта фермерларны агулы химикатлар кулланудан коткара. Дөрес, ул шартларга карата таләпчән: бөҗәк җылы һәм дым ярата, ә +18 градустан түбән температурада хәрәкәтсез кала.

Әлегә яңа бөҗәкнең популяциясе зур түгел, әмма, нәтиҗәлелеге расланса, аны арттыру планлаштырыла. Киләчәктә падизиус бөтен ил буйлап бәрәңге кырларын саклап кала ала.

Экологлар ассызыклаганча, корткычларга каршы көрәшнең биологик ысулы экологик яктан кулай. Ул туфрак өчен куркынычсыз һәм отышлы. Ләкин климат мөһим шарт булып кала: салкынча һава торышында бөҗәкнең файдасы кими. Моннан тыш, падизиусны массакүләм үрчетүне әле җайга салырга кирәк булачак, диелә хәбәрдә.

Фото: видеодан скриншот

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар