news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан гаиләсе Марий Элда авариягә очраган, әтисе һәм әнисе реанимациядә

news_top
Казан гаиләсе Марий Элда авариягә очраган, әтисе һәм әнисе реанимациядә
Фото: © "Татар-информ"

Марий Элда йөк машинасы белән җиңел автомобиль бәрелешкән. Авариядә Казанда яшәүче 3 кеше имгәнгән. Аларны Татарстан Республика клиник хастаханәсенә алып кайтканнар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Билгеле булганча, 11 августта кич белән «Opel Corsa» автомобиле Йошкар-Ола – Казан трассасында йөк машинасына бәрелә. Җиңел машинада 3 кешелек гаилә була. Аларны Волжск Үзәк район хастаханәсенә илтәләр.

РКБ белешмәсе буенча, 54 яшьлек хатынны, аның 29 яшьлек кызын клиникага реанимобильдә китергәннәр. Гаилә башлыгын бүген авыр хәлдә вертолет белән алып кайтканнар.

Табиблар кызга урында ярдәм күрсәткән һәм өенә җибәргән. Әтисе һәм әнисенең төрле урыннары сынган, бәрелгән. Аларны РКБның травматолгия бүлегенең реанимация һәм интенсив терапия бүлегенә күчергәннәр. Тиешле ярдәм күрсәтелә, дигәннәр клиникада.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар