Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан футбол лигасында уйнаган спортчы 30 яшендә һәлак булган

news_top_970_100
Казан футбол лигасында уйнаган спортчы 30 яшендә һәлак булган
Фото: https://sport.cap.ru, Чувашия Физик культура һәм спорт министрлыгы

Казан футбол лигасында уйнаган 30 яшьлек Алексей Лесин Сочида һәлак булган. Бу турыда «АиФ» Казанның Мини-футбол федерациясенең социаль челтәрдәге сәхифәсенә сылтама белән хәбәр итте.

«7 ноябрьгә каршы төндә 31нче яшендә Алексей Лесин үлде. Ул безнең лигада берничә сезонда иң яхшы уенчыларның берсе иде, Чувашия Республикасының LAVA (моңа кадәр БОМИК) командасында уйнады», – диелә хәбәрдә һәм кайгы уртаклашу белдерелә.

Спортчы үлеменең рәсми сәбәбе әйтелми. Комментарийларда «батып үлгән» дип язалар.

РИА Новости белешмәсе буенча, Лесинның мәетен диңгез буенда тапканнар.

Чувашия Физик культура һәм спорт министрлыгы хәбәр иткәнчә, мәрхүмне 12 ноябрьдә Чабаксарда җирлиләр.

Алексейның атасы – футбол тренеры Сергей Лесин социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, Алексей 6 ноябрьдә үлгән. «Сочига бөтенроссия ярышларына барды, диңгез буенда үле килеш тапканнар. Тикшерү бара», – дигән ул.

Соңрак Сергей Лесин РИА Новостига сөйләгәнчә, үләргә берничә сәгать алдан, аның улы команда белән бергә Адлердагы барга бара. Шортыдан булгач, аны барга кертмиләр. Алексей дусларын калдырып, башка урынга ашарга китә, аннары диңгез буенда йөрергә җыена. Үзе белән рюкзагы һәм документлары була, тик аларны әлегә тапмаганнар. Әтисе сүзләренчә, Алексейның сәламәтлек белән проблемалары булмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100