KazanForum: Малайзия премьеры Тукайны татарча укыды, Бердымөхәммәдовтан – «Яңа Ефәк юлы»
Татарстан Россия белән ислам дөньясы арасында ни дәрәҗәдә юл күрсәтә, ни өчен Малайзия премьеры татар телендә шигырь укыды һәм ислам дөньясына яңа финанс системасы ни өчен кирәк икәнлеге турында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының пленар сессиясендә фикер алыштылар.

Утырыш «Казан Экспо»да Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узды. Ул ислам дөньясының төрле дәүләтләреннән бик күп мәртәбәле кунакларны җыйды. Төрле илләрдән килгән лидерлар «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының пленар сессиясендә чыгыш ясады. «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина «KazanForum»ның эшлекле программасында катнашты. Чара Камил хәзрәт Сәмигуллинның Коръән аятьләрен укуыннан башланды.
Рөстәм Миңнеханов: «KazanForum» ел саен бөтен дөньядан дуслар җыя
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың күп еллар ислам дөньясы белән багланышлар үрнәге булып торуын әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
– Бүген Россия һәм мөселман илләре арасында хезмәттәшлек үсеше темплары арта, Урта Азия, Якын Көнчыгыш, Азия, Африка партнерлары белән уртак проектлар гамәлгә ашырыла. Менә инде күп еллар дәвамында Татарстан Россиянең мөселман дәүләтләре белән планлы эшләвенең яхшы үрнәге булып тора.
«KazanForum» бөтен дөньядан дуслар җыя, яңа элемтәләр өчен яхшы шартлар тудыра, хезмәттәшлекнең конкрет проектларына ишекләр ача. Быелгы форумның эшлекле программасы бай һәм төрле. Иң актуаль темалар буенча 140тан артык конференция уздырыла.
Казан 2022 елда ислам дөньясының яшьләр башкаласы дип танылды, ә киләсе елда аның мәдәни башкаласы булачак. Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән товар әйләнеше 38 процентка артты һәм якынча 8 млрд доллар тәшкил итте, – диде чыгышында Татарстан Рәисе.
Малайзия премьеры Әнвәр Ибраһим татар телендә Габдулла Тукайның «Тормыш» шигырен укыды
Малайзия премьер-министры Әнвәр Ибраһим «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының пленар сессиясендә, Россия белән ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрне актив коручы субъект буларак, Татарстанга аерым рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады. Чыгышында ул татар шагыйре Габдулла Тукайның «Тормыш» шигыреннән өзек укыды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Әнвәр Ибраһим «Бу тормыш кем белән туктар талаштан? Сугыш син һич тә армас-туктамастан» дигән юлларны укып үтте.
– Татар халкы һәрвакыт нык торды һәм беркайчан да бирешмәде. Без бу рухны Татарстанда һәм Россиядә күреп торабыз. Мин татар телем өчен гафу үтенәм, ләкин, аны яхшыртыр өчен тагын берничә көнем булачак әле.
Республика икътисадны үстерә һәм ныгыта, мин бик сокланам. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та зур өлеш кертә, Сезнең энергетикага сокланам. Бернинди сугышлар һәм санкцияләр Россия белән бергә булган ислам дөньясын дөрес юлдан читкә этәрә алмаячак.
Әйдәгез, икътисадтагы көчебезне ныгыту өчен бергәләп эшлик. Азык-төлек иминлеге, цифрлы үсеш, нефть химиясе һ.б. өлкәдә. Бер-беребездән өйрәник һәм әлеге компетенцияләр нигезендә ныклы нигез төзик. Хәләл индустриясен һәм ислам финансларын үстерүгә аерым игътибар кирәк. Бу – процентсыз кредитлар мәсьәләсе генә түгел, финанс инновацияләре мәсьәләсе дә. Алар безгә мөселман дөньясына икътисади яктан альтернатива тәкъдим итә, – дип йомгаклады Әнвәр Ибраһим.
Владимир Путин: Татарстан ислам дөньясы белән актив рәвештә нәтиҗәле мөнәсәбәтләр кора
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының пленар сессиясендә Россия Президенты Владимир Путинның сәламләвен катнашучыларга укып үтте.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Гасырлар дәвамында безнең күпмилләтле илебез ислам дөньясы дәүләтләре белән киң багланышлар өчен ачык булган. Һәм бүген, катлаулы вазгыять булуга карамастан, без икътисади, фәнни, гуманитар һәм төбәкара багланышларны уңышлы, эзлекле рәвештә киңәйтүне дәвам итәбез. Татарстан – Россиянең мондый нәтиҗәле һәм конструктив мөнәсәбәтләрне актив коручы субъектларының берсе дип билгеләп үтәм. Форум барышында сезгә төрле өлкәләрдә, шул исәптән технологик өлкәләрдә безнең элемтәләрне алга таба ныгыту перспективалары турында фикер алышырга туры килә», – дип билгеләп үтелә хатта.
Дәүләт башлыгы цифрлы финанс системасын ныгыту буенча уртак эшкә аерым игътибар бирергә чакыра. Форум барышында бу темага аерым утырыш багышланды.
Марат Хөснуллин үз исеменнән, Россия һәм ислам дөньясы мөнәсәбәтләре тотрыклы үсеш һәм икътисади күрсәткечләр үсеше белән характерлана, дип өстәде.
«KazanForum»да актив катнашкан мөселман илләрендәге коллегаларыбызга рәхмәт әйтәсе килә, Татарстанга аерым рәхмәт белдерәм. Форум быел да хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирер һәм зур файда китерер дип өметләнәм», – дип белдерде вице-премьер.
Гурбангулы Бердымөхәммәдов ислам илләренә Бердәм энергетика поясы һәм «Яңа Ефәк юлы»н булдырырга тәкъдим итте
Ислам илләре Бердәм энергетика, инфраструктура һәм транспорт коридоры, Ефәк юлның заманча аналогын булдырырга мөмкин. Төрекмән халкының милли лидеры, Халык Мәслихәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
– Ислам илләре Евразиянең Бердәм энергетика, транспорт һәм технология поясын булдырырга тиеш дип саныйм. Мондый конфигурация товарлар һәм хезмәтләр китерүнең иң кыска юлларын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Стратегик мәгънәдә бу пояс тарифларны киметә, илләр эчендәге атмосферага һәм бөтен Евразия халкының сәламәтлегенә уңай йогынты ясый алырлык глобаль күпер булачак. Бүгенге шартларда ислам дөньясы бөтен дөньяның икътисади үсеш локомотивы булырга мөмкин, – диде ул чыгышында.
- «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 май көннәрендә уза. «KazanForum» Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2023 елдан вакыйга федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.