Казан филармониясе җырчылары «Туган тел» җырын башкара
Тукай роленда - Артем Пискунов.
Казан филармониясе җырчылары туган тел көненә үзенчәлекле клип төшергән. Алар «Туган тел» җырын башкара. Коронавирус булу сәбәпле, барысы да җырны өйләрендә җырлаган. Ә Тукай ролендә — Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Артем Пискунов. Ул кадрлар исә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнче төшереп куелган булган.