Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан фахишәсе: «Элегрәк сәгатенә 3 мең сум ала идем, хәзер 6 меңгә күтәрдем»

Башка фахишәләр аркасында гаиләсе җимерелгән 23 яшьлек кыз үзе дә «төнге күбәләккә» әйләнгән. Һәм аны... беренче саф егет чакырткан. Казанда эшләүче фахишә үзен кемнәр чакыртуын һәм аена күпме акча эшләве турында сөйләде.

news_top_970_100
Казан фахишәсе: «Элегрәк сәгатенә 3 мең сум ала идем, хәзер 6 меңгә күтәрдем»

Казанда интим хезмәтләр күрсәтүче кыз ничек итеп фахишәгә әйләнүе, күпме акча эшләве турында Казанские ведомости журналистына сөйләде. Ул, билгеле, исемен әйтмәүне үтенде.

Ничек фахишә булуың турында сөйлә әле...

Чын дөресен әйткәндә, мин бу хакта миңа 16 яшь тулганнан бирле уйладым. Сафлыгымны шул ук вакытта югалттым, сыйныфташыма бирелдем. Без аның белән очрашып йөрдек, ике елдан соң ул миңа тәкъдим ясады, мин риза булдым. Биш ел бергә яшәдек.

Бервакыт очраклы рәвештә генә мин аның вакыт-вакыт читкә йөргәләвен белеп алдым. Акчасын фахишәләргә тоткан булып чыкты.

Бәлки мин идеаль хатын да булмагандыр, әмма мин беркайчан да аңа хыянәт итмәдем. Шуның белән бетте – аерылыштык. Башта өч ай, бәлки дүрттер, мин бик каты депрессиядә булдым. Ул вакытта акча кирәк иде.

Аннары барыбер дип уйлый башладым. Шул ук рәвешчә акча ук эшләп карарга булдым.

 Димәк, ул вакытта сиңа 23 яшь булган. Беренче заказыңны хәтерлисеңме?

Әйе, мин махсус сайтларда анкеталар урнаштырдым. Шунда ук «индивидуалка» булырга уйладым (үзе генә хезмәт күрсәтүче фахишә). Чөнки салондагы кызлар турында ишеткән бар иде инде. Аларның нәрсәләргә түзүен, клиентлары нинди булуын һәм салонның акчаның күпме өлешен үзенә алып калуы турында беләм.

Беренче заказ якынча бер атнадан соң, анкета модерация узгач килде.

Һаман да истә, бик нык дулкынландым. Өстәвенә, апартаментларга чакыру иде, мин өйдә кабул итмәдем. Ишекне миңа бик яшь егет ачты, үзе бик оялчан. Гыйффәтле, кызлар белән булмаган 21 яшьлек егет. Барысы да бик матур узды, соңыннан әле сөйләшеп тә утырдык. Тәҗрибәле егет белән булган секстан бик аерылып тормады, нәрсәнедер генә аңлатырга кирәк булды. Ул егет мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли...

Синең клиентларыңның күпчелеге – өлкәнрәк ир-атлармы, әллә синең яшьтәге егетләрме?

Төрлечә. Минем өчен яшь бөтенләй дә мөһим түгел. 60 яшьлек абзый минем иң өлкән клиентым булды. Зыялы үзе, хатыны, балалары бар. Миннән кечерәкләр дә, унсигез яшьлекләр дә очрый.

Синең кайчан да булса клиентларың нинди дә булса экстрим, мәсәлән, BDSM яки өчәүләп секс белән шөгыльләнүне сорадымы?

Миңа вакыты-вакыты белән шундый үтенечләр белән мөрәҗәгать итәләр, тик мин һәрчак баш тартам. Минем анкетамда ир-атларга нинди төп һәм өстәмә хезмәтләр күрсәтергә әзер булуым һәм моның өчен күпме акча алачагым төгәл язылган. Анда страпон да, гаилә парлары өчен хезмәт күрсәтү дә, Йә, Аллам кичерсен, «алтын яңгырлар» да юк! Мөмкин булган куркынычларны исәпкә алсаң, болар бернинди акчага да тормый.

Синең заказга килеп, клиентны күрүгә үк кире борылып киткәнең бармы?

Әлбәттә, берничә тапкыр. Аягында басып тора алмаган исерек клиентлар, тышкы кыяфәтләре Шрекныкы кебек ямьсез кешеләр була. Мин дә бит ниндидер ләззәт алырга тиеш, дөресме? Шунысы да кызык, миннән дә баш тарткан очраклар да булды. Күрәсең, кайсыдыр җирем ошамаган, һәркемнең башкаларда ошаган һәм ошамаган нәрсәләре була. Сәер инде, мин үземне карыйм, фитнес-залга йөрим.

Бәяләрең нинди? Син аена күпме акча эшлисең?

Элек мин сәгатенә 3 мең сум ала идем, хәзер – 6 мең сум. Бәяне ике тапкыр арттыргач, клиентларның яртысы юкка чыкса да, барыбер яхшырак, чөнки мин секска азрак вакыт уздырам. Ә югалткан клиентларым барыбер күп акчалы түгел иде.

Шулай ук минем миңа ошый торган даими клиентларым бар, аларга ташламалар ясый алам.

Акчаны төрлечә эшлим. Иң яхшы айда якынча 200 мең чыкты. Кайбер юмарт клиентлар чәйлек тә калдыра ала. Вак-төяк булса да, күңелле. Ә болай - 50дән 100 меңгә кадәр. Күбрәк тә булырга мөмкин булыр иде, тик мин эштән гарык булырга һәм артык нык арырга теләмим. Ял итәргә дә кирәк.

Хәзерге шартларда клиентларның кимүен сизмәдеңме?

Дөресен генә әйткәндә, бик үк түгел. Баштарак кешеләр шок хәлендә иде, клиентлар кимеп алды. Ә соңыннан барысы да гадәттәгечәгә әйләнде.

Синең һөнәреңдә ошамаган нәрсә бармы?

Минемчә, фахишәлек җәмгыятьтә югарырак статуска ия булырга тиеш. Күпләр кимсетеп, хәтта җирәнеп карый. Мин бу һөнәрне легаль итәргә кирәк дип әйтүем түгел, яхшырак мөнәсәбәт телим.

Синең туганнарың нәрсә белән шөгыльләнүеңне беләме?

 Юк. Беркайчан да белмәсләр дип өметләнәм. Әти һәм әнием өчен бу шок булачак. Барысы да, кабатлап әйтәм, җәмгыятьнең минеке шикелле шөгыльне хупламавы аркасында. Бәлки миңа башка шәһәргә күчәргә кирәк булыр, шулай куркынычсызрак булырдыр, мөгаен.

Игорь Тишин

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 август 2022
    Исемсез
    Узе шунын очен иреннен аерылган,узе кеше доньясы жимереп ята🤦
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100