Казан фатирларында җылы бирүне кайчан туктаталар?

Казанда 2018-2019 елгы җылыту сезоны 7 майда тәмамланачак. Бу хакта шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нормативлар буенча, урамда һава температурасы биш көн дәвамында +8 градус тирәсендә торса, йортларга җылылык бирүне туктатырга мөмкин.
“Кинәт салкынайткан очракларда, беренче чиратта, сәламәтлек саклау, балалар оешмаларын җылылык белән тәэмин итү өчен әзерлек булырга тиеш”, - диелә башкарма комитет хәбәрендә.
Беренче булып җылылыкны сәнәгать объектларында, соңыннан административ һәм торак биналарда, аннан соң мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, хастаханәләрдә туктатачаклар.