Казан эшмәкәре 32 яшендә яман шештән үлгән
Тимур Дугин Татарстан башкаласындагы иң борынгы хостелларның берсе — «Максим Горький» кунакханәсе хуҗасы.
Казанда кунакханәләр хуҗасы Тимур Дугин каты авырудан соң вафат булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына җиде тапкыр Европа чемпионы Александр Динерштейн әйткән.
«Бүген иртән 32 яшендә Тимур вафат булды», — дигән ул. Тимур яман шеш авыруыннан үлгән.
Спортчы һәм эшмәкәр Тимур Дугин го буенча турнирларда катнаша. Ул 2002 елда үсмерләр арасында Россия чемпионы, 2005 елда Европа чемпионы була, бишенче данга ия. 12 ел тәнәфестән соң ул күптән түгел генә тагын ике уенда катнашкан булган.