Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Казан егетләре»нең элеккеге солисты Марат Галимов: «Җомга саен азан әйтәм»

news_top_970_100
«Казан егетләре»нең элеккеге солисты Марат Галимов: «Җомга саен азан әйтәм»
Фото: "Татар-информ" архивыннан

«Казан егетләре» төркеменең элеккеге солисты Марат Галимов «ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруы кунагы булган. Тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова элеккеге Марат белән бүгенге Марат арасында аерма зур булуын әйтте. Ул «Ярдәм» мәчетендә җырчының азан әйтүен ишеткән. «Бу үзгәрешләр кайчан барлыкка килде?» – дип кызыксынды алып баручы.

– Һәр чорның үз вакыты. Яшьлек – юләрлек, ә бу яшькә җиткәндә, борылып карыйсың. Үткәннәргә үкенмим. Күп нәрсә аша узарга туры килде, әмма күңелле вакытлар күбрәк булды. Искә алырлык әйберләр бар.

Дингә килү, азан әйтү, бөтен нечкәлекләрен аңлау... Анысына нәрсә аша килдең? Гадәттә, кешеләр ниндидер вакыйгалардан соң дингә килә.

– Казанга укырга килгәч, әби-байларда яшәдем, алар бик дини иде. Ураза тоталар иде. Алардан үрнәк алып, мин дә 1997 елдан ураза тота башладым һәм калдырганым юк. Яшь барган саен уйландыра, дингә шулай әкрен генә килдем. Ә азан әйтүгә килгәндә, мин «Шамил» мәчетенә йөрим. Ничектер анда бервакыт азан әйтүче булмады, шунда миңа әйтергә тәкъдим иттеләр. Шул вакыттан бирле һәр җомга мин азан әйтәм, мөселманнарны намазга чакырам.

Син дини, ә хатының Линара әле җырлый, һәм аңа төрле образларда чыгарга туры килә. Синең моңа мөнәсәбәтең? Линараның дингә килүе синең өчен мөһимме?

– Әйе, мөһим. Әмма һәрнәрсәнең үз вакыты. Мин бу хакта әйтә башласам, ул мине шунда ук туктата да: «Син үзеңнең 40 яшькә кадәр нәрсә эшләп йөргәнеңне искә төшер. Вакыты җиткәч, намазга басармын», – ди. Менә шул. Аның шундый нияте. Мин һәрвакыт аны өндим. Әмма кешене мәҗбүр итәргә ярамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100