news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сабан туена барган «Казан егетләре» төркемен Волгоградта полиция тоткарлаган

«Казан егетләре» төркеме Волгоград шәһәрендә Сабан туе бәйрәмендә катнашкан.

news_top
Сабан туена барган «Казан егетләре» төркемен Волгоградта полиция тоткарлаган

«Казан егетләре» төркеме солисты Айсаф Хаҗиев хәбәр итүенчә, егетләрне Волгоград шәһәрендә полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. 

«Концерт тәмамлангач, җыена башладык. Бер мәлне полиция килде дә безне машинага терәтте. Аптырашта калдык. Җырчылар, дибез. Курыкмадык та түгел. Тоткарлауның сәбәбен дә аңлатмадылар. Ахырда Волгоградтагы бәйрәмне оештыручыларның шаяруы икәнен аңладык», – дип сөйләде Айсаф. 

Бу шаяруның әһәмияте нидәдер, белеп булмый. Видеода күренгәнчә, төркем солистлары аптырашка калган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар