«Казан егетләре» төркеме солисты Айдар Әгъләмов Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган.
Куанычлы хәбәр белән «Казан егетләре» социаль челтәрләрдәге төркеменәрендә уртаклаша.
«Бүген «Казан егетләре» тарихында бик истәлекле көн. Безнең Айдарга мактаулы исем бирелде. Рәхмәт, тамашачыларыбыз, бу безнең уртак җиңүебез», – дип язганнар алар.
«Булдыргансың, син бу исемгә бик лаек», «Чын күңелдән тәбрик итәбез», «Игелеген күрергә язсын, брат», – дип кайнар котлаулар кабул иткән җырчы социаль челтәрдә утыручы дусларыннан.