Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Казан Егетләре»: «Артистлар арасында чын дуслык булмыйдыр»

«Казан Егетләре» төркеме җырчылары белән КФУ студенты Зәринә Закирова сөйләште.

news_top_970_100
«Казан Егетләре»: «Артистлар арасында чын дуслык булмыйдыр»

“Казан Егетләре” төркеменең составы 2021 елда тулысынча үзгәрде. Бу нәрсә белән бәйле?

Айдар Әгъләмов:

Составның үзгәрүе  пандемия белән бәйле. 2020 елда короновирус аркасында чикләүләр башлангач, музыкантлар өчен бик авыр вакытлар башланды. Без дә мөстәкыйль артистлар буларак, кыен хәлдә калдык. Концертлар юк, димәк, акча да юк. Акча эшләү мөмкинлеге булмаганга күрә, солистлар бүтән эшкә китеп эшләргә мәҗбүр булды. 

Фәнил, мәсәлән, МЧСка керәм дип тә йөрде, аннары дәүләт ансамбленә кире кайтты. Илнат пандемиягә кадәр үк китте, бу аның шәхси теләге иде.

Без аларны тәнкыйтьләмибез, чөнки һәрберсенең гаиләсе, балалары бар, аларны ашатырга, тормышны алып барырга кирәк. Акча түли алмагач, без аларны коллективта тотып тора алмыйбыз.

Шуңа күрә яңа солистларны эзләргә туры килде. “Казан Егетләре” төркеме 1996 елдан ук яшәп килә, инде төрле авырлыклар күргән, эшне  туктатып калмаска, бары тик алга гына барырга булдык.

Яңа солистларны каян таптыгыз? Кастинглар булдымы?

Кастинглар булды, егетләр килде. Без аларны төрле яктан сынап карарга тырыштык. Тик кешене кастингта гына белеп бетереп булмый икәнен аңладык. Артист булу – ул ниндидер сәләт кенә түгел бит, ул әле эш өчен кирәк булган сыйфатларга да ия булу. Шуңа күрә солистларны танышлар аша эзләргә булдык. Бу уңайлырак һәм ышанычлырак булып тоелды.

Радикны без бераз белә идек. Ул үзе язган җырларын безгә җибәреп торды. Шулай без аны күреп алдык та, «Дуслар» дигән төркемгә чакырдык, ә аннары инде “Казан Егетләре” төркеменә кушылырга тәкдим иттек. Радикта без зур потенциал күрдек. Пандемиягә карамыйча егет җырлар яза, иҗат итүдән туктамый. Шулай итеп, без аны берсүзсез үзебезнең коллективта күрдек.

Айсафны алдан белмәгән идек. Аңа дуслар, танышлар аша чыктык. Мәдәният институтында Салават абый Фәтхетдинов төркемендә укыганын белгәч, якын кеше булып тоелды, чөнки үзебез дә шул институттан. Аны студиягә чакырдык, сынап карадык һәм инде берничә минуттан безнең кеше икәнен тойдык.

Нәрсә генә әйтмәсеннәр, мәдәният институтын тәмамламаган артист белән иҗат ягыннан уртак тел табу кыенрак. Белем барыбер кирәк. Ул яктан Айсаф бик тәҗрибәле. Башта Әүхәдиев исемендәге көллиятне тәмамлаган, аннары культура институтын. Әле аларга өстәп, мәктәптә балаларга җыр дәресләре дә биргән.

Яңа солистлар килгәндә без “Тебе мой Татарстан” дигән зур проект әзерли идек. Ул проект кысаларында Татарстанда булган һәрбер районга җыр багышлап альбом эшләдек. Бер ел эчендә 45 җыр язылды. Шул катлаулы  эш барышында яңа состав формалашты да инде.

Ә Илназ ничек килеп эләкте төркемгә?

Илназны бер солистыбыз киткәннән соң баянчы итеп чакырган идек. Ул шулай ук студиягә килде һәм бер репетициясез үз партияләрен уйнап күрсәтте. Шунда аның профессионал икәнен сизеп алып, “Казан егетләре” төркеменә чакырдык. Илназның консерваториядә укыганын да белдек, ә инде анда алган белем музыкант өчен бик әһәмиятле.

Шунысы кызык, башта Илназ баянчы гына булса, хәзер рәхәтләнеп җырлый да башлады.

Концертларга килсәк, безгә алып баручы да кирәкми. Зал белән үзебез сөйләшәбез, энергиябез белән уртаклашабыз. Яраткан тамашачың белән бер дулкында булу мөһим.

Авыл егетләре булгангамы, безнең гадилегебез сакланып калган дип уйлыйбыз. Үзебезне әллә кемгә куеп йөрмибез. Ә инде зал моны сизә.

Безнең максат –  тамашачыны ял иттерү. Девизыбыз да бар – кайда без, шунда бәйрәм.

Төркемнең составы үзгәргәч, фанатлардан тискәре комментарийлар булдымы?

Дөресен әйткәндә, бу юлы состав үзгәрүгә бәйле тискәре комментарийлар булмады диярлек. Аудитория безне тиз кабул итте. Шуның өчен без бик рәхмәтле.

Ә хәзер концертларыгыз бармы?

Әйе, концертларыбыз булып тора. Иҗат ягыннан тамашачы өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Хәзерге ситуация гына тагын комачаулый. Дөньяда булып торган күңелсез хәлләр тулы күкрәк белән суларга мөмкинлек бирми.

Күптән түгел сезнең “Котыртма мине” дигән  яңа җырыгыз чыкты. Кем язды бу җырны? Идеясе каян килде?

Продюсерыбызның үтенече бар иде: берәр шаянрак җыр булдырырга. Фикерләр тупланганнан соң, “Котыртма мине” жыры килеп чыкты. Сүзләре һәм көе авторы – Айдар Әгъләмов.

Җырның беренче версиясе 3-4 ел элек үк язылган иде. Состав үзгәргәч, җырны да яңартып, заманчалатып  чыгарырга булдык. Бу версия күпкә терерәк, кызыграк яңгырый.

Күптән түгел “Заман җиле” дигән җырыбыз чыкты. Аны Айсаф студент чагында язган. Яңадан тыңладык та, җырның хәзер дә актуаль булуын аңладык. Текста тирән мәгънә ята: нинди генә авыр хәлләр булмасын, кешеләрнең көче бердәмлектә.

Бер җыр чыгарыр өчен купме вакыт кирәк?

Моны белер өчен, без сезне үзебезнең мастер-классыбызга чакырабыз! Без хәзер мәктәпләргә йөреп, җырлар язу, иҗат белән шөгыльләнү процессы турында сөйлибез. Сөйләү генә түгел, күрсәтәбез дә. Күчмә студиябезне алып килеп, бергә җыр яздырып карыйбыз. Әлегә барлык серләрен дә ачасы килми, килеп карасагыз әйбәтрәк.

Радик, сине без “Яңа йолдыз” тапшыруында күреп тә беләбез. Ничек килеп эләктең проектка?

Радик Шәрәфиев:

Иң башта реклама аша кастинг турында ишеттем. Аннары бертуган абыем Айрат та: «Әйдә барып кара, бәлки сине телевидениегә алырлар, жырларыңны яздырырлар», - дип әйтте.

Ул вакытта нәкъ менә үземне эзләү белән шөгыльләнә идем. Кызык булып китте дә, кастингның ахыргы көнендә заявка биреп карарга булдым. Үзем язган җырны гитарада уйнап башкардым.

Шулай итеп, мине “Яңа йолдыз” проектына чакырдылар. Кызганыч, җиңеп булмады, финалга кадәр барып җиткән идем.

Финалда кайсы артист белән җырладың?

Ахыргы концертта Гөлназ Асаева белән матур җыр башкардык. Башта аны тәкәббер дип уйлаган идем, алай булып чыкмады. Гөлназ – бик ягымлы кыз. Эшләгәндә ул миңа бик күп дөрес киңәшләр бирде, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шуның өчен аңа зур рәхмәт.

Сәхнәгә чыгу мизгелләрен хәтерлисеңме?

Проектка кадәр минем инде зур сәхнәгә чыкканым бар иде. Җыр белән түгел, гитарада уйнап. Гомумән, халык алдына чыгу миндә курку хисен тудырмый иде. Наркотик шикелле ул сәхнәгә чыгу – гел кирәк булып тора. Хәзер дә утырып торасы килми, тизрәк концертларда чыгыш ясыйсы килә.

Төркем белән соңгы чыгышыгыз кайда булды?

«Яңа татар җыры»нда чыгыш ясадык ахыргы тапкыр, җырыбызның премьерасы булды.

Концертларда нинди кызык ситуацияләр булганы бар?

Бер чарада безнең баянга җырлавыбызны сораганнар иде. Берничә җыр башкардык, халыкка ошап китте. Шулай итеп, ахырына кадәр баянга җырлап чыктык.

Хәзер инде концертларыбызның бер өлешендә чиста баянга гына җырлыйбыз. Моның үзенең бер романтикасы бар.

Төркемегездә конфликтлар буламы?

Конфликтларны без эш юклыктан килеп чыга дип уйлыйбыз. Беренчедән, без студиягә продуктив эшләр өчен, иҗат итәр өчен киләбез. Шуңа күрә конфликтлар безне узып китә. Ә болай – гади тормышта да без дустанә мөнәсәбәттә.

Кайсы артистларны яратып тыңлыйсыз?

The Beatles төркеме бик ошый, аларның иҗаты белән рухланабыз. Чит ил артистларын тыңлыйбыз, рус чартын гел күзәтеп торырга тырышабыз. 

Татар эстрадасына килсәк, әгәр дә артистның концертында зал тулы тамашачы икән, димәк, аны халык ярата һәм ул хөрмәткә ия. Яратасыңмы син аны, юкмы – анысы мөһим түгел. Нинди генә артист булмасын – белемле, белемсез, яхшы вокалы бармы-юкмы, халык аны яратса, димәк, ул лаеклы. Без андый артистларны хөрмәт итәбез. Заллары тулмый икән, димәк, әле эшләргә дә эшләргә. Гомумән, ртистлар арасында чын дуслык булмыйдыр, без бит коллегалар. Бер эш эшлибез, бер үк халыкны концертларга җыябыз.

“Караш” төркемен тыңлыйсызмы?

«Караш» төркеме татар тамашачысына берничә буын узгач кына ошый башлар дип уйлыйбыз. Бәлки, балаларыбыз аларның концертларына барыр.

Артистлар буларак безгә аларның сыйфатлары ошый, егетләр эшлиләр, тырышалар, үзләренең стильләре бар. Тик аларга татар моңы кирәкми шикелле тоела. Ә инде татар эстрадасында эшлисең икән, татар моңын онытырга ярамый. Бу гаепләп әйтү түгел. Иң мөһиме – алар үз юлларын тапканнар, ничек телиләр, шулай иҗат итсеннәр.

“Казан егетләре” белән “Караш” төркемен чагыштырып булмый, без төрле. Коллективтагы егетләр саны белән генә охшап торабыз.

“Караш” төркемен татар тамашачысы берничә буын узгач кына кабул итәчәк дип әйттегез. Минемчә, яшьләргә аларның иҗаты якын. Ничек уйлыйсыз?

Бәлки, яшьләргә ошыйдыр.Тик ошау ул әле ярты эш тә түгел. Безгә, мәсәлән, тамашачыны үзебезнең концертларыбызга җыю мөһим, аларның махсус безне тыңларга дип килүләре әһәмиятле.

Буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез?

Айдар Әгъләмов:

Минем яраткан хобби – спорт. Волейбол уйнарга яратам. Артистлар арасында команда да бар, бергә җыелып уйныйбыз. Пандемиягә кадәр спортка күбрәк вакыт бирә идем, хәзер дә вакытны ала.

Айсаф Хаҗиев:

Буш вакытта гаиләм белән булырга тырышам. Балаларны уйнарга алып барам. Хатынны да бераз ял иттерергә кирәк бит инде.

Радик Шәрәфиев:

Мин дә спорт белән кызыксынам. Капкачы буларак хоккей уйныйм. Ахыргы вакытта гына бозга чыгу теләген тыеп торам, чөнки хоккей – куркыныч спорт төре, җәрәхәтләр алу куркынычы бар. Берсендә, уен вакытында муенга шайба килеп эләккән иде. Ике атна сөйләшә дә, җырлый да алмадым.

Ә болай иң яраткан шөгылем ул, әлбәттә, җырлар язу.

Матур җырлар өчен сез, мөгаен, вокал белән шөгыльләнәсездер. Вокал буенча укытучыгыз бармы?

Бар. Консерватория профессоры, безнең яһүдләр арасында якын дустыбыз – Эдуард Моисеевич Туманский. Студиябезгә килеп тора, безне җырлата. Файдасы сизелә.

Безнең “Татарин и еврей” дигән җырыбыз да бар әле. Ул продюсерыбыз Рафаэль Мәҗитов һәм Эдуард Моисеевич дуслыгы турында, алар инде 40 ел яхшы мөнәсәбәтләрдә.

Соңгы арада сез социаль челтәрләрдә актив постлар куя башладыгыз. Инстаграмыгызны кем алып бара?

Үзебез алып барабыз. Хәзер аның белән Радик күбрәк шөгыльләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100