news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан егетләре "Яшь гомер" җырын башкара

Иң популяр ретро җырларның берсе - "Яшь гомер" җыры Казан егетләре төркем башкаруында.

news_top
Казан егетләре "Яшь гомер" җырын башкара

"Яшь гомер"

Гөлшат Зәйнәшева сүзләре, Зиннур Гыйбадуллин көе.

Яшь гомер бер узгач,

Кайтмый ул яңадан.
Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек;
Яшьлектә сөйгән яр,
Сагындым, килеп ал,
Сине көтәм һаман, дип әйтер кебек.

Юк, кайтмас яшь гомер,
Калды ул еракта,
Зәңгәр томан артында сагыш булып;
Яшьли сөйгән яр да
Ятка калды анда
Әллә язмыш, әллә бер ялгыш булып.

Ялгышны төзәтеп,
Язмышны үзгәртеп
Яшәсәң, яшьлек кире кайтыр кебек;
Яшьлек бит күңелдә
Иң матур җирендә
Вакытлыча туктаган бер җыр кебек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар