«Казан егетләре» төркеменең элеккеге солисты Илнат Фәрхуллин яңа җырын тәкъдим итте
«Рәхмәт сиңа» җырының көен ул үзе язган.
«Казан егетләре» төркеменең элеккеге солисты Илнат Фәрхуллин яңа җырын тәкъдим итте. Яңа җыр «Рәхмәт сиңа» дип атала. Җырчы көен үзе, ә сүзләрен Илһам Якупов язган.
«Мин яратам бу җырны. Рәхмәт сезгә якын кешеләрем, тамашачыларым», — дип мөрәҗәгать иткән ул үз сәхифәсендә.
Җырчының виртуаль дуслары җыр өчен аңа рәхмәт сүзләре һәм «Казан егетләре» төркемендә аның җитмәвен язганнар.