Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Казан егетләре" төркеменең баянчысы Айнур Латыйпов: "Айдарда яшим, аңа ай саен акча түлим"

"Без барыбыз да гаиләләр белән аралашып яшибез. Егетләрнең өчесенә дә тигез итеп авылдан ит ташыйм", - дип сөйләде "Казан егетләре" төркеменең баянчысы Айнур Латыйпов Интертатка. Аралашып, ярдәмләшеп торсалар да, Айнурны яшәргә Айдар Әгъләмов кына керткән...

news_top_970_100
"Казан егетләре" төркеменең баянчысы Айнур Латыйпов: "Айдарда яшим, аңа ай саен акча түлим"

- Айнур, син һаман Айдар белән торасыңмы?

- Әйе, төркемгә килеп кергәннән бирле шунда яшим. Куган кеше юк әле (көлә).

- Айдар хәзер өйләнгән кеше, яшь гаилә белән тору уңайсыз түгелме?

- Минем үземә уңайсыз түгел. Алар да сүз әйтми. Мин бит бушка тормыйм, түләп торам.

- Күпме түлисең?

- Ай саен вакытында биш мең биреп барам.

- Син түләгән акча Айдарның ипотекасын капларга җитәме соң?

Бу мизгелдә сөйләшүгә Айдар Әгъләмов үзе кушылды:

- Кая җитсен, Айнурның биш меңе квартплатага кереп бетә!

- Айдар, сез Айнур белән көн саен бергә алайса. Туйдырмыймы?

- Юк, ул бик тәртипле егет. Айнур безнең төркемгә килгәндә аның торыр урыны юк иде. Әти-әниләре белән танышканнан соң, аның төпле егет икәнен аңлап алдым да, үземә яшәргә чакырдым. Ул вакытта берүзем яши идем. Без хәзер бик якынайдык, уртак серләребез күп. Мин аны бик хөрмәт итәм. Бер кая да куып чыгарырга җыенмыйм. Күпме теләсә шул хәтле яшәсен. Хатыным да каршы түгел.

- Айдар, Айнур белән хатының Камилла бер яшьтә. Аларга уртак тел табу кыен түгел. Тора-бара көнләшә башламассыңмы соң? Аралар бозылыр дип курыкмыйсыңмы?

- Камилла белән Айнур бер-берсе белән күптән таныш. Алар институтта да бергә укыганнар, элеккеге дуслар. Без бер гаилә кебек яшибез. Көнләшмим, чөнки янымдагы кешеләргә ышанам. Әгәр шигем булган булса, алар минем янымда булмаслар иде. Ул яктан мин тыныч. Гомумән, көнчелеккә килсәк, бер-берсен яраткан кешеләрдә ул була торган нәрсә. Мәсәлән, безнең продюсерыбыз Рафаэль абый Мәҗитов 70тән узган. Хатыны аннан 30 яшькә кечерәк. Әле алар да нәкъ безнең кебек яшиләр, вакыт-вакыт 18 яшьлек егет белән кыз кебек бер-берсен көнләп куялар, аннан үпкәләшәләр, бераздан дуслашалар. Мәхәббәт яшьне сорамый, 70 яшьтә дә башыңны югалтып яратырга мөмкин. Җиңелчә генә көнләшеп алу бер-береңә карата булган ярату хисен көчәйтә генә, миңа калса. Чамасын гына арттырмаска кирәк.

- Айнур, "Казан егетләре" төркемендә иң ачык, ярдәмчел кеше Айдар булып чыга, шулаймы?

Айнур: 

- Егетләрнең бөтенесе дә тигез минем өчен. Алар өчесе дә ачык та, ярдәмчел дә. Без барыбыз да гаиләләр белән аралашып яшибез. Егетләрнең өчесенә дә тигез итеп авылдан ит ташыйм (елмая).

- Аралашып яшисездер дә, яшәргә Айдар гына керткән бит үзеңне...

"Казан егетләре"нең Фәниленә шушы сүз җитә калды: 

- Мин үзем дә ипотека түлим. Ай саен биш мең түләп торсалар, мин дә Айнур белән яшәргә каршы булмас идем, - дип әйтеп салды һәм көлеп җибәрде.

Айнур: 

- Кеше саен күченеп йөреп булмас инде хәзер, ипотека алдым, үз фатирымны көтәм... 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100